Җәйге чорда юлда иминлек әлифбасы
Ел саен 3 июльдә Россиядә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ көне билгеләп үтелә.
Бакча-Сарай авыл клубы мөдире балалар өчен “Җәйге чорда юлда иминлек әлифбасы” дигән танып-белү-уен программасы үткәрде.
Башта Асия Фәйзулова балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде. Аннары балалар «Җәяүлеләр кичүе” («Пешеходный переход») юл билгеләре турында кызыклы викторинада актив катнаштылар. Шулай ук балалар үзләре юлда булганда очраган очракларны ачыкладылар. "Уйла-җавабын тап", "Игътибар, җәяүле!", ”Пар тап” дигән уеннар, табышмаклар ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшереп үттеләр.
Очрашу ахырында катнашучыларга ут кайтаручы фликерлар һәм яшь җәяүле белешмәсе бирелде. Кызыклы чара балаларга бик ошады. Алар очрашудан бик күп уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев