Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Әгәр син велосипедчы икәнсең» темасына мәгълүмат сәгате

Җәй-велосипед сезоны башы, шуңа күрә велосипедчыларга кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау бик актуаль.

Балалар юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тоту культурасын иртәрәк өйрәнгән саен, урамнарның йөрү өлешендә күңелсез вакыйгалар азрак булачак. Юл хәрәкәте һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыту максатыннан, Вахит авылы мәдәният йортында мөдир Гөлназ Фәттахова "Әгәр син велосипедчы икәнсең"дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.

Балалар велосипедта йөрделәр, ярыштылар, әмма төп бурыч – велосипедта йөргәндә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен тәрбияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү иде.

Чара әлеге транспорт чарасының килеп чыгышы турында мавыктыргыч хикәя белән башланды. Юл хәрәкәтендә катнашучы яшь велосипедчыларга юлларда үзләрен ничек тотарга  кирәклеген искәртте.  Гөлназ Фәттахова  велосипедның  тотрыксыз һәм куркыныч транспорт чарасы булуы һәм велосипедчылар хәрәкәт кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиешлеген ассызыклады.

Балалар велосипедчыларның куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр,  табышмакларга җавап бирделәр. Аннары барысы да бер фикергә килделәр: велосипед безнең тормышта бик мөһим транспорт төре, анда  йөрү һәркемгә дә бик файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев