Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Агач утырт» - акциясе бара

Кешегә үзе турында гына түгел, әйләнә-тирә мөхит турында да уйларга өйрәнү әһәмиятле. Тирә-якны төзекләндерү үзеңнең кирәклегеңне, файдалы эшләр эшләү сәләтен тоярга, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен реаль күрергә, үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә шатлык китерергә, иҗат итәргә мөмкинлек бирә.

28 апрель көнне Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” гомумроссия ирекле социаль акциясе кысаларында “Мазарка” чишмәсе территориясен тәртипкә китерделәр.  

Чишмә янына сирень куаклары утыртылды. Сирень күп еллар агачлар һәм куаклар арасында кешеләрдә лаеклы мәхәббәт һәм популярлык казанган. Ул XVI гасырдан башлап бакчаларда үсә. Сирень куаклары үзенең кабатланмас чәчәк атуы, хуш исләре белән кунакларны, авыл халкын  сөендерер дип ышаналар авылның актив кешеләре.

Акциянең максаты - кешеләрнең игътибарын экология проблемаларына һәм уртак йортыбызның иминлегенә җәлеп итү. Һәркем, агач утыртып, чүп-чарны җыеп, Җир экосистемасын саклауга үз өлешен кертә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев