Аек тормыш – норма
Ел саен Россия Федерациясендә 11 сентябрьдә алкогольгә бәйлелек белән көрәшү һәм аек тормыш рәвешен популярлаштыру максатларында Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә.
Төп максат – җәмгыятьтә сәламәтлекнең иң югары кыйммәт булуын, ә алкогольле эчемлекләр куллану гомер озынлыгын кыскартуын һәм хроник авырулар үсешенә китерүен искәртү. Беренче тапкыр ул 1913 елда уздырыла. Ә 1914 елның мартында ел саен Бөтенроссия аеклык көнен бәйрәм итәргә дигән карар кабул итә.
Район үзәк китапханәсе гимназия укучылары өчен «Аек тормыш - норма» дигән тематик әңгәмә үткәрде. Китапханәчеләр яшүсмерләрне аеклык көне тарихы белән таныштырдылар, алкогольнең зыянлы йогынтысы турында сөйләделәр, ул шәхеснең деградациясенә, нормаль булмаган яшәү рәвешенә, төп тормыш кыйммәтләреннән мәхрүм ителүгә, шулай ук аның яшь организмга тәэсире турында сөйләделәр.
Соңыннан укучыларга «Мәктәптәге дустым» видеофильмы күрсәтелде һәм алкоголь куллануның һәлакәтле нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев