Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Әбиемнең сандыгы - рухи хәзинәм

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, «Сердәш» клубы өчен өлкәннәр көне алдыннан Вахитов авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Әбиемнең сандыгы рухи хәзинәм»- дип аталган фольклор кичәсе үткәрелде.

Чара барышында китапханәче халык традицияләре, гореф-гадәтләре, милли ризыклар турында сөйләде, татар халык уеннарын, биюләрен һәм җырларын искә алды. Кичәнең төп максаты- халыкның  милли байлыгына, туган җиргә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган якның тарихына һәм мәдәниятенә, ата-бабаларыбыздан калган милли мирасына әхлакый мөнәсәбәтне активлаштыру.

Программаның төп герое әби  һәм аның  иске сандыгы.  Бу сандыкка әбиләр үзләренең кадерле әйберләрен саклый торган булганнар. Тылсымлы  сандыкны  ачып, балалар үткәнгә, борынгы әйберләрнең серле  дөньясына  мавыктыргыч  сәяхәт иттеләр, сихри сандыкның эчтәлеген бик теләп өйрәнделәр. Шул ук вакытта татар халкының гореф - гадәтләре һәм йолалары, милли фольклор уеннары, риваятьләре, җырлары, биюләре белән таныштылар.

Балалар күптән онытылган «Йөзек салыш», «Түбәтәй», "Мәликә", «Үз урыныңны ал»- татар халык уеннарын уйнадылар, халык җырларын җырладылар.

Чарада "Халык  сәнгатенең якты дөньясы" дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев