Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

29 ноябрь Татарстан Республикасы флагы көне

1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе буларак, хәзерге Татарстан флагын кабул итә.

Флагның авторы - Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. 

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү алдыннан Вахит авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабул ителү көне» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Китапханәче Сания Сәлимуллина балаларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр. Шулай ук «Минем Республикам» темасына мини-викторина уздырдылар. Чараның төп максаты - милли үзаңны күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм Татарстан флагын республика халкын берләштерүче символ буларак популярлаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев