29 нчы сентябрь - Бөтендөнья йөрәк көне
Бу датаның төп максаты - кешеләрнең игътибарын йөрәк һәм кан тамырлары проблемаларына юнәлтү һәм, нәтиҗә буларак, аларны булдырмый калу.
Йөрәк турында кызыклы фактлар:
- Йөрәк организмның барлык 75 трлн күзәнәкләрен кан белән тәэмин итә;
- Россиядә йөрәк һәм кан тамырлары авырулары белән барлыгы 23 миллионга якын кеше интегә;
- Хәзерге вакытта йөрәк-кан тамырлары авырулары дөньяда үлемнең һәм инвалидлыкның төп сәбәбе булып тора - ел саен алар 18 миллионнан артык кеше гомерен алып китә;
- Урта яшьтәге кешенең йөрәге минутка якынча 72 тапкыр суга;
- Бөтендөнья йөрәк федерациясе мәгълүматлары буенча, инфаркт һәм инсультлардан вакытыннан алда үлем очракларының 80%ын, сәламәт яшәү рәвеше алып барсаң, тәмәке куллануны, туклануны һәм физик активлыкны контрольдә тотып булдырмаска мөмкин.
Йөрәгегезне, сәламәтлегегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев