Киләсе эш атнасы алты көнлек булачак.
2024 елның апрель һәм май айларында май бәйрәмнәре хөрмәтенә өстәмә ике ял көне һәм өч күчерелгән ял көне булачак.
-Дүрт ял көннәре рәттән: 28, 29, 30 апрельдә һәм 1 майда (якшәмбедән чәршәмбе кадәр) - 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме хөрмәтенә.
-Яңадан дүрт көн рәттән: 9, 10, 11 һәм 12 май (пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр) – 9 май -Җиңү көне уңаеннан. 8 май - бер сәгатькә кыскартылган бәйрәм алды эш көне.
Апрельнең соңгы эш атнасы - алты көнлек. 2024 елда 27 апрель ял (шимбә) көне, дүшәмбегә - 29 апрельгә күчерелде. Шуңа күрә дүшәмбедән, 22 апрельдән, 27 апрельгә (шимбә) кадәр эшләргә кирәк булачак.
Беренче май бәйрәмнәреннән соң эшкә 2 майда, пәнҗешәмбе көнне чыгарга кирәк. Май аенда беренче эш атнасы нибары ике көн ( 2, 3 май) – җомга көнгә кадәр дәвам итәчәк.
Аннары стандарт ял көннәре - шимбә һәм якшәмбе (4, 5 май) бара. Алардан соң эшкә 6 майда, дүшәмбе көнне чыгарга һәм өч көн, (6, 7, 8 май), 8 майда (бер сәгатькә кыскартылган эш көне) эшләячәкбез.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев