Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

2023 елның 28 сентябре - Бөтендөнья котыру чиренә каршы көрәш көне

Котыру чире - ул аеруча куркыныч вируслы йогышлы авыру, үлем белән тәмамланган үзәк нерв системасының зарарлануы белән характерлана, бу исә йогышлы авыруның беренче сәгатьләрендә кешегә ярдәм күрсәтмәгән очракта, 100% үлем белән тәмамлану китереп чыгара.

Чир белән зарарлануны ничек кисәтергә:

1. Кыргый хайваннар белән элемтәләрдән качарга. Урманда төлке, бурсык күрсәгез, кулга алмагыз, сыйпамагыз, ашатмагыз, өйгә алып кайтмагыз! Балаларыгызга таныш булмаган хайваннар белән элемтәгә керергә ярамаганлыгын аңлатыгыз: дача участогына кергән керпеләр дә, өй чормаларында яшәүче ярканатлар да, паркта очраган тиеннәр дә куркыныч тудырырга мөмкин.      

2. Йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен саклагыз. Үзегез яшәгән җирлектә хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча ветеринария станциясендә хайваннарны теркәгез һәм ел саен котыру авыруына каршы прививка ясатыгыз. Хайваннарга котыру чиренә каршы прививкалар бушлай үткәрелә. Этләрне бары тик кыска тезгендә генә, ә эре этләрне борынчыкта гына йөртергә чыгарыгыз. Аларны йортсыз хайваннар белән элемтәләрдән саклагыз. Эт һәм мәче сатып алырга, аларны ветеринар таныклыгы булган очракта гына  рөхсәт ителә. Хайванның теләсә нинди авыруында, бигрәк тә котыру симптомнары барлыкка килгәндә (үз-үзен тотышы үзгәрү, күп  күләмдә селәгәй агу, йоту кыенлыгы), кичекмәстән якындагы ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итегез, үзегез дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Әгәр сезнең хайван кешене тешләгән булса, зыян күрүчегә үз адресыгызны әйтегез һәм ветеринария станциясенә хайванны ветеринария табибы күзәтүе өчен  илтегез.  Хайван хуҗасы тулысынча административ, ә авыр имгәнүләр һәм зыян күрүченең үлүе очрагында хайваннарны тоту кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгына тартыла. 

3. Күзәтүчесез этләр һәм мәчеләр белән контактка кермәгез! Балаларны иясез этләр яки мәчеләр булган урыннарда күзәтүсез калдырмагыз.   Үзләренә таныш булмаган хайваннарны сыйпарга, ашатырга, алар белән уйнарга куркыныч, алар авыру булырга мөмкин икәнлеген балаларга аңлатыгыз. 

Потенциаль авыру хайван белән контакт булса, нишләргә.

Кеше тешләнгән, тырналган, хайванның селәгәе эләккән очракта яраны, селәгәй тигән урыннарны сабын эремәсе белән 15 мин дәвамында, аннары чиста су белән  юдырырга, соңыннан водород перекисе эремәсе белән эшкәртергә кирәк. Яраның кырыен 5 процентлы йод  белән эшкәртергә. Шуннан соң яшәү урыны буенча кичекмәстән травмпунктка, хастаханәгә  табиб-травматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул кирәк булганда профилактик прививкалар курсын билгеләячәк.

Бары тик үз вакытында ясалган антирабик вакцина гына кешене котыру чиреннән коткара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев