2023 ел терлекчеләребез өчен уңышлы булды
2023 елда авыл хуҗалыгы оешмалары 155943 центнер сөт җитештергән, бу узган елгы күрсәткечтән 28249 центнерга күбрәк.
«Макыл» терлекчелек комплексында («Кызыл Шәрык Агро») 101026 центнер җитештерелгән, бу 2022 ел күләменнән 4443 цнга күбрәк. Бер сыердан уртача савым 6003 кг тәшкил итә.
Терлекчеләрнең яхшы эшләве нәтиҗәсендә ҖЧҖ «Заря» еллык сөт җитештерү күләмнәрен 16869 цнга кадәр җиткерде, бу 2022 елга карата 118 % тәшкил итә.
«Коргуза» ҖЧҖендә сөт җитештерүнең уңай нәтиҗәләренә нәселле таналар сатып алу нәтиҗәсендә ирешелде
Сөт җитештерүнең тәүлеклек күләме елына өч мәртәбә артты һәм 11 тоннадан артык тәшкил итте. Бер елда фермадан 32084 цн сөт җибәрелгән, бу 2022 елга карата 332%. Бер сыердан уртача 8266 кг сөт савылган. Кызганычка каршы, Жестков А.В. һәм Николаев С.А. хуҗалыклары сөт җитештерү күләмнәрен киметтеләр.
2023 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алынган сөткә 7 миллион 991 мең сум күләмендә субсидияләр алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев