20 майда Россиядә Идел көне үтте
20 майда Россиянең барлык Идел буе өлкәләре бөек елга - Идел көнен билгеләп үтәләр.
Идел – ул Россиянең символы. Чыннан да, аның масштаблары һәм искиткеч гүзәллеге бар кешедә соклану уята. Идел - Россиядә генә түгел, ә Европада да иң зур елгаларның берсе. Аның озынлыгы 3530 километр тәшкил итә. Идел көне беренче тапкыр 2008 елда Түбән Новгородта «Бөек елгалар - 2008» Х халыкара фәнни-сәнәгать форумы вакытында узды. Аннары бәйрәмгә Россиянең башка төбәкләре дә кушылды. Алар арасында Волгоград, Әстерхан, Ярославль, Самара өлкәләре, Татарстан Республикасы бар.
Идел суы артериясе территориясен туендырган барлык төбәкләрдә Идел көнен бәйрәм итү хөрмәтенә экологик чаралар үткәрелә, елга ярлары чистартырыла.
Югары Ослан гимназиясенең сигезенче укучылары педагог - оештыручы Стрельникова А.Г. һәм технология укытучысы Михайлов Н.П. җитәкчелегендә "Чиста яр буе" акциясендә катнаштылар һәм яр буе территориясен чүп-чардан арындырдылар.
"Чиста яр" акциясе - безнең ил сулыклары турында кайгыртырга кирәклекне искә төшерү ул.
Гимназия укучылары барыбызны акциягә кушылырга, тирә-юнебезне, сулыкларны чиста, матур итәргә, экологиябезне сакларга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев