Бу көнне тыюлар турында түгел, ә хәзерге заман кешесенең төп сайлавы - аек акыл һәм нык сәламәтлек файдасына сайлау турында сөйләнә.
Кызыл Байракта "Аек яшәргә вакыт!"- Бөтенроссия аеклык көненә багышланган акция узды. Кайчак аракы эчү, исереп йөрү мәсьәләсендә инде барысы да әйтелгән кебек тоела, әмма проблема элеккечә бик кискен булып кала. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм үстерү, алкогольгә, наркотикларга һәм башка зарарлы гадәтләргә карата тискәре мөнәсәбәт булдыру максатыннан авылның мәдәният хезмәткәре яшүсмерләр һәм яшьләр өчен урамнарда “Аек яшәргә вакыт!” дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлегенә һәм алкоголь, психотроп матдәләр куллану һәм тәмәке тарту куркынычына игътибар итүгә юнәлдерелгән.
Җанлы аралашу барышында начар гадәтләрнең сәламәтлекне ничек җимерүе, үз-үзеңне тотышка, укуга, якыннар белән мөнәсәбәтләргә һәм киләчәккә ничек йогынты ясавы турында фикер алыштылар. Алкогольнең куркынычсыз күләме булмый, шулай ук сыра, аз алкогольле эчемлек булса да, зарарсыз эчемлек түгел. Сөйләшүдә алкоголь яки наркотиклар кулланып карау тәкъдимнәренә «юк» дип әйтә белүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аерым игътибар бирделәр. Еш кына яшүсмерләр, кызыксыну аркасында яки яшьтәшләре басымы астында олырак булып күренергә тырышып, бу гадәтләргә иярә башлыйлар. Әмма мондый «үсү» бәясе артык югары.

Яшүсмерләр шулай ук сөйләшүдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, бәйлелек барлыкка килүнең төп сәбәпләре, наркотик матдәләр, алкоголь куллану сәбәпләре һәм бу матдәләрне куллануның нәтиҗәсе турында фикер алыштылар. Буш вакытны файдалы итеп үткәрү, шулай ук яшьтәшләрнең тискәре йогынтысына каршы торырга ярдәм итә торган алымнар белән уртаклаштылар. Мәдәният, спорт, иҗат, дуслар белән аралашу, яраткан хобби, яхшы китаплар уку һәм актив ял — менә чын энергия чыганаклары һәм якты, чын хисләр. Нәкъ менә алар төрле стрессларны җиңәргә ярдәм итә, тормышны мәгънә белән тутыра һәм чын шатлык бүләк итә.
Урам диалогының һәр катнашучысы тематик буклет алды, ә алмашка — җанлы сөйләшү һәм эчкерсез хисләр белән җавап кайтардылар. Әңгәмәнең төп максаты - куркыту түгел, ә ярдәм итү иде, сәламәтлек файдасына сайлау ясау - чын көч һәм олыларча җаваплылык чагылышы. Кирәк булганда ярдәм сорап «ышаныч телефоннары»на мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын тагын бер кат искә төшерделәр.
Бүгенге көндә бөтенроссия аеклык көне беркайчан да булмаганча актуаль. Аек тормыш рәвешен акыллы һәм аңлы сайлау - хәзерге җәмгыять алдында торган төп бурычларның берсе. Аеклык көне - ул тормышта нинди кыйммәтләрнең әһәмиятле булуын искә төшерү мөмкинлеге. Чөнки аек кеше генә уңышлы, бәхетле һәм нык гаиләле була ала. Бүген аек булу - модада, аңлы һәм җаваплы сыйфат. Бу бәйлелектән ирек һәм үз тормышың белән мөстәкыйль идарә итү мөмкинлеге.
Нет комментариев