11 сентябрь Бөтенроссия аеклар көне
Бөтенроссия аеклар көненә Октябрьский авыл китапханәсендә «Аек яшәү рәвеше өчен» күргәзмәсе оештырылган.
Күргәзмәдә алкогольнең кеше организмына зарарлы йогынтысы турындагы китаплар тәкъдим ителде.
Кулланучылар шулай ук күргәзмәдә урын алган вакытлы басмалардан Россия һәм башка илләр буенча алкоголь куллану һәм үлүчеләр саны буенча статистик мәгълүматлар, алкоголь һәм башка куркыныч матдәләрне кулланудан кеше организмына аяныч нәтиҗәләре һәм зыяны белән таныша алачак.
Шулай ук дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча китаплар белән танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев