Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

1 Май - яз һәм хезмәт бәйрәме

Яз – елның иң матур фасылы, ул безгә балаларны табигатьтәге хезмәткә тарту һәм аларның табигый белемнәрен киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Бу бәйрәм язны аның мәңгелек яңарыш законнары, иҗатка һәм бердәмлеккә кешелекнең югары омтылышлары белән гәүдәләндерә.

Бу бәйрәм алдыннан Югары Осланның "Салават күпере" балалар бакчасында кызыклы һәм танып белү чаралары узды. Балалар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, хезмәт һәм һөнәр турында күб мәгълүмат белделәр. Алар шулай ук бу бәйрәмнең бөтен дөньяда хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне булуын ачыкладылар. 

Бәйрәмнең символы - тынычлык күгәрчене, ул үзенең томшыгында майда  чәчәк аткан агач ботагы алып килә һәм үзенең хуш исе белән барлык кешеләрне шатландыра. Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Беренче май - намуслы хезмәт итә белгән һәм башкаларның хезмәтен хөрмәт иткән, бәяләгән кешеләрнең бәйрәме икәнен беләләр.

“Салават күпере” хезмәткәрләре һәм балалары якынлашып килүче тынычлык, яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйлар, бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм язгы яхшы кәеф телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев