Яңа мәчеткә нигез ташы 20 майда салыначак
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын Татарстанда зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Дөрес, әлеге истәлекле күркәм дата уңаеннан республикада чаралар ел башыннан бирле уздырылып килә, һәм алар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип белдерде Татарстан Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразыев матбугат очрашуында.