Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Үз эшенең остасы

Югары –Ослан авылында Нуриева Гөлсинә Зариф кызын белмәгән кеше юктыр. Алай гына да түгел аны райондашларыбыз да яхшы белә.

Инде 40 елдан артык Гөлсинә ханым  даруханәдә эшли. Һәрвакыт ачык йөзле, чибәр, мәрхәмәтле  ханым күңелле гел үзенә тарттырып тора. Авыруларга ачык йөз, файдалы киңәшләр дә дава булып тора. Булмаган дарулар урынына, икенче шул ук авыруга файдалы дарулар тәъдим итә. Инде бер дә булмаса,  Үзәк даруханәләрдән соратып та алдырта.

   Мин Гөлсинә Зариф кызы белән күптән таныш. Яшь  белгечләр буларак, бер үк вакытларда Югары – Осланга килеп урнаштык, торган фатырларыбыз да якын иде.  Матур яшь вакытларыбыз күз алдында узды. Шушы еллар эчендә Гөлсинә ханымның бер караңгы чыраен да күрмәдем, ямьсез тавышын да ишетмәдем. Чибәр, матур,көләч йөзле  Гөлсинә белән танышырга, тормыш корып җибәрергә теләүчеләр күп булды. Үзенең  гаилә тормышын  Мөхәметдин исемле  егет белән бәйләпләп яши башлады. Икесе дә пар килгәннәр иде. Матур, эшчән гаилә зур итеп матур итеп йорт та салып чыкты.  Утырткан агачлар да күптән инде җимешләрен бирә.Дөньяга ямь салып берсе артыннан берсе гаиләдә өч бала туды. Инде балалар да үсеп җитеп, югары белем алдылар. Балалар ата – ананың йөзенә кызыллык китермичә үсеп, үз куышларын да корып җибәрделәр. Гөлсинә белән Мөхәметдинне сөендереп оныклар да үсеп киләләр .

     Шундый матур гаиләсе булышмаса Гөлсинә ханым да бер үк урында озак елдар  эшли алмас иде. Эш сәгате соңга хәтле, шимбә көн дә, бәйрәм вакытларында да эшләргә туры килә. Дару  белән машина иртә таңнан да, соң гына кич тә килергә мөмкин, аны кабул итеп алырга да кирәк бит.   Озак еллар даруханәнең профсоюз җитәкчесе буларак, хезмәттәшләре өчен  уңайлы эш урыннары һәм ял итәр өчен путевкалар белән тәэмин итәргә тырыша. Тырышып , намус белән эшләүче Гөлсинә ханымның хезмәтен  район  җитәкчеләре дә, сәламәтлек министрлыгы да югары бәяләп күп кенә  мактау һәм рәхмәт кәгазләре белән бүләкләделәр. Республикабызның сәламәтлек министрлыгы Гөлсинә Зариф кызын “Татарстан республикасының атказан сәламәт хезмәткәре “исеменә тәкъдим итте. Район үзәгендә ...     елда узган тантаналы кичәдә  даруханә хуҗасының ярдәмчесе булып эшләүче   Гөлсинә Зариф кызын  шушы зур бүләк белән олыладылар.

    Миңа калса,  Гөлсинә Зариф кызы эчен зур бүләк авылдашларының, райондашларының зур хөрмәте һәм рәхмәт сүзләре.

    Кеше тормышы, сәламәтлеге эчен кирәкле һөнәрендә Гөлсинә ханымга һәм аның белән дарухәнәдә эшләүчеләргә исәнлек –именлек, сәләмәтлек, һәрчак мөлаем ачык йөз, тәмле сүз теләп каласы килә.

Ләйлә Сабирова, Югары Ослан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь люди района здравоохранение