Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Югары Ослан районының дан казанган хезмәт ияләре

Матюшино Карьеры, хәзерге Бакча Сарай авылы халкы өчен 2018 нче ел үзенең матур истәлекле елы белән башланып китте. Бу предприятие күренекле датасын – үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Шул уңайдан Матюшино китапханәсендә, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучылар белән бик кызыклы  очрашу оештырдык.  
 Дөньяга килгән һәр адәм баласы үз гомер юлын, үзе салган  тормыш сукмаклары аша  узарга  тиеш дип беләм мин. Бүгенге геройларымның да  ашыйсы ризыклары, эчәсе  сулары  шушы  төбәктә булгандыр,  мөгаен.  Әлбәттә, бу  кешеләр  туган җирләрен  никадәр нык  яратсалар да, бернинди уңайлы шартлар  да  булмавына карамастан, бу җирдә  төпләнеп калганнар.  Шулай да матур табигате белән үзенә җәлеп иткән  шау чәчәкле  алма бакчалары,  Идел өстендә аккош  кебек ак пароходның йөзүләре  беркемне дә битараф калдырмаган,  күрәсең.   
 Табигатьнең  матур мизгелегенә  сокланып,  шушы якта төпләнеп  калыр өчен менә дигән   этәргеч  була  да инде .  Әлбәттә,  биредә җиргә  гашыйк кешеләр яшәгәндер.  Шулай булмый ни, аларның һәр кайсы искиткеч хөрмәткә ия шәхесләр бит.  Күп еллар баш энергетик вазифасын башкарган  Каюм улы   Әмир Альмухаметов бик  кызыклы әңгәмәсе белән  шаккатырды.  Баксаң, 1968 нче  елдан алып хәзерге көнгә кадәр нинди директор, кайсы елны куелган - барысын да тасвирлап сөйләп бирде.  Шушы яшендә булуына карамастан, үзе зирәк,  ачык  зиһенле булына ис китмәле. Әңгәмә барышында  алар һәркайсы  яшьлек  хатирәләрен сагынып, хыялларга бирелделәр.  Ул дәвердә эшләгән  директорларны  барысын да җылылык  хисе белән  яхшы яктан  гына  искә алдылар. Миңа калса, эшләү дәверендә һәр директор үзенең  зур өлешен керткәндер. Шулай булмаса бу көнгә кадәр  оешманың  булуы мөмкин  дә булмас иде. Ул елларда таләпләр  дә зурдан  була шул. Бик күп тонна известь белән щебень  чыгару бурычы да  йөкләнә  әлеге предприятиегә.  Карьерның ачылган гына чагы, торыр урыннарының  уңайлыклары да булмаган  вагоннар гына була. Ул вакытта  халык арасында җылы мөнәсәбәт хакимлек сөргәнгәме, һәркайсы берсенә берсе булышып, ярдәмләшеп көн күргәнгәме,  бу предприятие гөрләп эшләп китә. 
  Каюм улы Шәүкәт  Залялетдинов да бик кирәкле, шактый төпле мәгълүматлар  җиткерде. Ул да күп кенә вакытың шушы предприятиесендә  дәрәҗәле урыннарда эшләп ала.  
Әңгәмәне  тагын да җанландырып,  Фәргать абый  Мустафин   дәвам итте. Бу безнең буын өчен әлбәттә бик тә  кызыксындыргыч  ис китмәле яңалык булды.  Баксаң, ул елларда эшче халыкны дәртләндереп эшләтер өчен,   бәлки акча ягыннан да  мавыктыру  максатыннан эшләнгәдер. Смена ахырында  предприятие каршында  яхшы эшләүче шоферларга флаг күтәрелә торган булган. “Смена буена күп рейслар ясар өчен,  бер генә минутка да ял итми, өчәр смена  эшли идек”, - диеп искә алдылар.  Шушы күркәм кызыл флагны  күрү  шофёрлар   өчен  зур ихтирамга  лаек  һәм  дәрәҗә  дә була.  Нинди күркәм вакытлар булган  бит. Күбесе яшьлек  хатирәләрен  искә алып , шушы якларда  узган гомерләрен күз ачып йомган кебек үтеп  китүенә хәйран калдылар . Уйлап  карасаң,  гомер дигәне  дә бит тиз үтә икән. Хисләргә бирелеп үткәннәрне барлаганда, әле менә кичә генә яшьлегем дә  янәшәдә генә   булган  сыман  тоясың  икән. 
- Еллык  йөкләмәләр зурдан бирелгәнгә күрә, ялны белми эшли  идек, – дип дәвам итте  сүзен Вәгыйз Арсланов.  – Бер-беребезне уздыра-уздыра, үз сменабызда  беренчелекне  яуларга  тырышып   йөзәр рейс  ясаган  чаклар да бар  иде. Ул вакытларда күңелле дә, эшләгән кешенең дәрәҗәсе дә булган.     
 Бу предприятиенең гөрләп эшләгәнен  ишетеп  ирем   Алмаз  Гибадуллин белән  без дә бу төбәккә килеп урнаштык.  Шушы көнгә кадәр, лаеклы ялда булуына карамастан, энергетик  вазифасын  башкарып    килә.  Һәркайсыбыз бүгенге көндә  үкенмәслек итеп дөнья күргәнгә ходайга мең  шөкер генә,  дияр идем мин.  
Без  эшләгән дәвердә  Заһидуллин Фәниснең  директор вазифасын  башкарган  вакыты иде. Яшь кенә булуына карамастан,   җиң сызганып,  бар көчен  җәлләмичә үзенә зур максатлар куеп, шул  куйган максатына  иреште дә. Авылыбызның һәр урамнарына асфальт салдырып, ипи пешерү цехлары ачып, төзелеш блоклары  әзерләү станоклары урнаштыру   дисеңме, һәм тагын башка  бик күп эшләр башкарылды.  Авыл халкы аның эшләгән чорын  еш искә ала. 
Тормыш бер урында гына таптанып  тормый шул, һәм безгә дә таптанмаска куша. Ул хәзер инде дөнясы да,  кешесе дә үзгәрде. План дигән нәрсә предприятиедә юк дәрәҗәсендә. Эшләү вакыты да вакытлыга  гына әйләнеп калды. Шулай да әлеге предприятие эшли, керем белән чыгымы туры да килмәгән чаклары да бардыр  бәлки, тик ул юкка чыккан  предприятиеләр  рәтендә түгел.  Гаять бай тәҗрибәле кешеләр эшләгән  вакытта, бар  үзгәрешләр дә яхшы  якка  гына үзгәрә,  минемчә. 
Авылдашларыма  зур рәхмәтемне белдерәсем килә.  Эшләгән кешегә уңышлар  юлдаш булсын, ә лаеклы ялда булганнарга  исәнлек-саулык, аяз тыныч күкләр телим. Кайчан чакырсам да,  һава торышының нинди булуына  карамастан, алардан тискәре җавап алганым юк минем. Халык белән бергә эшләргә генә кирәк ,  аларның   шушы аралашуларга  сусаган   булуына  иманым камил минем.  Күптән көткән шундый матур бинаның  сафка басуына  ышанасы да килми  хәттә.  
Форсаттан файдаланып,  Бакча Сарай халкы өчен бу бинаны кулланышка тапшыручы  район башлыгы  Марат  Галимҗан улы  Зиатдиновка зур рәхмәтебезне  белдерәсебез килә.  Халыкның сезгә рәхмәте чиксез. Исән сау эшләргә язсын сезгә дә  һәм безгә дә. Халык өчен чынлыкта бу бит - зур бүләк булды.  Бу гамәлләрне  башлап җибәрүче Шәүкәт улы Альбертка да зур рәхмәтлебез. Аз гына эшләү дәверендә халыкның  үзенә зур ихтирамын  яулый алган  бердән бер шәхес  ул.   Шул  үткән көннәр күңелләрдә мәңге уелып калсын иде дә, кылган гамәлләребез  моннан соң да дәвамлы булсын иде дигән теләктә калам.
Гүзәлия Гыйбадуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь Люди села Встречаем юбилей