Вахит авылыннан ак яулыклы татар әбие
Гомер буе Вахит авылында яшәп, бүгенге көндә 3 баласы, 7 оныгы, 11 оныкчыгы арасында матур картлык көннәре кичерүче Сәкинә Зәләли кызы Гатауллина 1924 елның 1 июлендә крестьян гаиләсендә дөньяга аваз сала.
Әтисе колхозда эшләгән, әнисе Мәчтүрә апа төрле эшләрдә катнашкан, оста аш пешерүче булган. “Алма агачыннан ерак төшми”, ди халык мәкале. Сәкинә апа да эш яратучан, тырыш, йөгерек кыз булып үсә. Туган авылы Вахиттә 4 сыйныф белем ала. Ул елларда мәктәпне тәмамлаган балаларны “эшкә җигү” тиешле санала. Минем героем да читтә калмый, 11 яшендә колхоз эшләрендә катнаша башлый. 1935-1936 елларда урак өстендә көн яктысын тулысынча файдаланып, урып-җыюны югалтуларсыз үз вакытында башкарып чыгу нияте белән,урак урырга баручы хатыннар, үз участокларын таба алмыйча, адашып бетә торган булганнар. Ә инде бер басуны бетереп, икенчесенә күчкәндә, урак уру тоткарланмасын өчен уракчыларны өйләренә кертмичә, авылны читләтеп үткәннәр. Ә кызлар исә басудан кайтмыйча, шунда кунып эшләгәннәр. Таң атып, яктыра башлаганнан алып, кояш баеп караңгы төшкәнгә кадәр уракчылар ярыша-ярыша меңәр көлтә урып бәйләгәннәр. Аларны санар өчен уңайлы итеп 50-шәрләп бер урынга куйганнар, соңыннан тырма белән башак җыйганнар. 1941-1942-нче елның кышы Вахит авылы кешеләре өчен аеруча авырга туры килә. Кешеләрнең һәм малларның ашарына җитми, атлар күтәрәмгә кала, чәчүлек орлык та җитешле булмый. Шул сәбәпле, март-апрель айларында хөкүмәт тарафыннан колхозларга ярдәм оештырыла. Һәр бригададан 20-25 әр кеше бәләкәй чаналар тартып, Кама Тамагы районының Тәмте элеваторыннан Вахит амбарларына чәчүлек орлык алып кайту чарасын күрәләр. 16-17 яшьлек кызларга ач-ялангач диярлек эшләргә туры килә. Бәрәңгегә солы оны бутаган боламык һәм сөт була аларның төп ризыгы. Сугыш елларында кул белән 25-30 гектар мәйданда урак урган апалар: Халикова З, Гимадеева В, Гимадеева Б, Гарифуллина Ф., Сафина М., Садыкова Ш., Закирова Н., Халикова Б., Шарипова З., Калимуллина Н., Хайруллина Р., Салимуллина Х., Закирова М., Садыкова Ш., һәм башкалары. Сәкинә апа үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләрен сагынып искә ала. Сугыш һәркем өчен төзәлмәс яра. Балалары өчен бер авыр булса, аналары өчен биш авыр була. Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән хезмәт казанышлары өчен Сәкинә әби Гатауллина медаль белән бүләкләнә. Ә бүләкләүләр гомер буе дәвам итә: Бөек Җиңүнең 50, 55, 60,70 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләренә сугыш ветераны, хезмәт ветераны кебек дәрәҗәле исемнәр дә өстәлә.
Сәкинә апаның тормыш юлы сикәлтәле була. 1947 нче елның 27 нче мартында авылдашы Рафикъ исемле егеткә кияүгә чыга. Рафикъ абый 1923 елны крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә 8 бала, ул 2нче бала булып дөньяга килә. Бик авыр тормышта үсә.12 яшеннән колхозда ат белән сука сукалаган, җир сөргән, чәчү чәчкән, урман кискән. 1941-нче елны Бөек Ватан сугышына Рафикъ абый, әтисе Галиаскәр һәм олы абыйсы Әхәт белән, беренче көннәрдән үк алына. Сугышып, дошманны куып Германияга кадәр барып җитә. Сугыш беткәннән соң, Бөек Җиңү белән туган авылга абыйсы белән әйләнеп кайтырга насыйп була аларга. Әмма ләкин әтиләре 1944 елда яу кырында ятып кала. Рафикъ абый сугыштан соң алдынгы комбайнчы, тракторчы булып эшли. Авыл халкы аны бик хөрмәт итә. Сәкинә апа белән аларның берсеннән берсе матур 9 балалары дөньяга килә. Тормыш бик җиңелдән булмый, хәзерге көндә 3 баларары гына исән. Бик күп мал асырыйлар, зур бакча тоталар, шуның өчен балалары авыр тормышны бик сизмиләр дә. 1962 елда, кызганычка каршы, Рафикъ абый фаҗигале үлем белән дөньядан китә. Гомерен гел хеәзмәткә багышлаган кеше - ул Сәкинә апа. Ире вафатыннан соң кайнанасын кадерләп, соңгы юлга озата. 1982 елның февраль аенда, бер баласын калдырып кызы Фирдинә бик каты авырудан соң дөнья куя.
Гомернең сикәлтәле юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Күңелгә тормышның барлык хәтирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән. Тормыш авырлыклары бу ышанычны сүрелдермәгән. Ак яулыклы татар әбие! Син барысын да күрдең: яхшысын да, начарын да. Ләкин син барыбер татар әбие булып калдың, ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң мөһиме - синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып калды. Тәсбих тотып, илнең иминлеген, балаларыңның саулыгын теләп намаз укыйсың. Теләгең кабул булсын, мәрхәмәтле әби. Гомер буе тырыш хезмәт күрсәтеп, авыр елларны үз җилкәңдә татып да, шундый саф күңелле булып, яхшы ул-кызлар тәрбияләгәнең өчен рәхмәт сиңа. Улың Ринат, киленең Наҗия тәрбиясендә тагын да озын гомер, сау-сәламәт, тыныч тормыш итүгезне теләп калам.
Сания Салимуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев