Тормыштан ямь таба
Югары Ослан районы элек-электән рус районы булып санала иде. Кызыл-Байрак, Берек, Нур Вахит, Татар Макылында татарлар яшәсә дә, район үзәгендә торучы татарларны бармак белән санарга була иде.
Узган гасырның 80 нче 90 нчы елларында район үзәгенә күпләп-күпләп Апас һәм Кайбыч районнарыннан татарлар күчеп килде. Кайсы туган тумачасы, кайсы күршеләре артыннан әкренләп район үзәгендә тормыш корып җибәрделәр. Шундыйларның берсе Рөстәм Гайфутдинов иде. Аның апасы Лилия, җизнәсе Дилбәр Идел буенда матур итеп тормыш корып яшиләр иде. Рөстәм ул чакта яңа гына өйләнеп, яшь хатыны белән күчеп килде. Гүзәлия хезмәт юлын район китапханәсендә башлап җибәрде. Декрет ялыннан соң, үз Һөнәре белән районныбызның орлык лабараториясендә эшләде. Советлар союзы таркалгач, күп кенә оешмалар юкка чыкты, Гүзәлия дә төрле оешмаларда эшләде. Тырышчан, кешегә мәгәләмәтле ханым эшендә гел макталып килде.
Инде Гүзәлия ханымның Югары - Ослан төбәгенә аяк басканына да 36 ел булды. Исеме җисеменә килеп торган матур ханымга тормышның төрле якларын да күрергә туры килде. Ике матур бала үстереп яшәгәндә, ут чыгып өйләре дә янып китте. Ярый әле ул вакытта Югары Осланда кайнанасы белән кайнатасы яши иде, аларда торып яңа өй җиткезделәр. Хәзергә хәтле Гүзәлия кайнанасын сагынып сөйли. Бу сабыр, тәртипле, мөлаем сугыш ветераны Хәлимә апаны район үзәгендә яшәүчеләр дә ихтирам белән искә алалар.
Туганнардан Рөстәм белән Гүзәлия бик уңдылар. Рига, Мәскәү, Ульяновск, Чайковский һәм башка төбәктә яшәүче туганнары авыр чакларда гел ярдәм кулы суздылар. Тормыш без дигәнчә генә бармый бит, Гүзәлия белән Рустәм дә аерылып яши башладылар. Рөстәм балаларга булышып яшәде,малай үскән җирдә ата киңәше дә кирәк бит. Инде балалар да үсеп җитеп, үз куышларын корып җибәрделәр, әниләренә булышып яшиләр. Ленар юридик оешма җитәкчесе, райондашларына да еш кына хәйри ярдәме күрсәтә. Кызы Ләйсән дә ире Ленар белән Казан шәһәрендә өй салып чактылар. Дөньяга ямь өстәп оныклар да үсеп килә.
Уңган кеше һәр яктан була ди, Гүзәлия дә шундыйлардан – аш-су пешерергә дә оста, эшкә дә уңган. Матур моңлы тавышлы, ул берничә ел элек Флера апа Муллахметова төркеме белән Казан телевидениясендә төшерелгән тапшыруда да катнашты. Кыш көне Флера апа театр төркеменә катнашырга чакыргач, бөтен эшен ташлап йөри башлады
- Олы башын кече итеп Флера апа чакыргач, ничек бармыйм инде, - ди ул. Алайга калгач, күпме талантлы якташларыбыз иренепме, кыенсызланыпмы, аның ише төркемнәргә йөрмиләр. Алай гына түгел, якташларыбыз оештырган концертларга да барырга да бик ашыкмыйбыз.
Гүзәлия Фәрит кызының, алла боерса, матур алтын көзләрдә олуг юбилее булачак. Шуңа да бу чибәр ханымга һәр яңа туган көнгә сөенеп, тормыштан ямь табып, туганнары, дуслары белән тату, сәламәт булып яшәүен теләп калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев