Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Теле юкның иле юк

Яңа Болгар авылы клубында “Татар телем-мәрҗән телем” дигән кичә узды.

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.
Яңа Болгар авылы клубында “Татар телем-мәрҗән телем” дигән кичә узды. Бу очрашуга килгән кунаклар, балалар туган телгә багышланган әйтемнәр, мәкальләр, бишек җырларын искә төшереп уттеләр. Алып баручы кичәне шушы сүзләр белән төгәлләде:
- Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр туган тел кулланылмый башласа, ул милләт юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телең бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.
Татар телем - мәрҗән телем!
Минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин, 
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
Айгөл Нуриева, Яңа Болгар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжска новь Любим родной язык Клубные вечера