Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Тамырлар белән көчле без

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре узган ел ахырында Удмуртиядә булып кайтты

Күчмә утырышка Россиянең төрле төбәкләреннән 60лап вәкил җыелды. Очрашуның максаты - татар милли традицияләрен саклау эшендә тәҗрибә уртаклашу.

Югары Ослан районыннан бу чарада «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Минһаҗева һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы рәисе Гөлгенә Дәүләтшина катнаштылар.

Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Удмуртия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә  «Тамырлар белән көчле без» дип исемләнгән күчмә утырыш уздырды. Аның эше вакытында республикабызның премьер-министры урынбасары, милли шура рәисе Васил Шәйхразиев  Татарстан республикасы  хатын-кызлар оешмасының потенциалы көчле икәнлеген искәртте һәм алга таба да уңышлар теләде.

 «Ак калфак»лылар республиканың Балезино районында берничә гасырлык тарихы булган Кистем һәм Паюра авылларында булды.

Кунаклар форум вакытында  балалар бакчасында булып алды һәм бакча хезмәткәрләренең әти-әниләр белән бергә әзерләгән шәҗәрәләре белән танышты, балалар кунакларга бармак уены күрсәтте.

Шулай ук татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиллләре Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Имам Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов аларга мәчет тарихы турында сөйләде, вәгазь укыды.

Хәзрәт төрле бөтиләр, ярымайлы һәм төрле язулары булган бизәнү әйберләрен тагып йөрүне, багучыларга йөрүне исламга хас күренешләр булмавын, диндә йолдызнамәләр фаразлары хупланмавын билгеләп узды, - дип хәбәр итә катнашучылар.

Ханымнар шулай ук Ижау шәһәренең 97нче санлы мәктәп каршындагы Хөсәен Фәизханов исемендәге лицейда булдылар. Биредә мөселман халыклары балалары белем ала. Барлык дөньяви фәннәр белән беррәттән татар һәм гарәп телләрен өйрәнәләр. Мәктәптә 202 бала укый, бер сменада, төштән соң өстәмә шөгыльләнәләр. Лицей бинасы Җәмигъ мәчете ишек алдында иганәче ярдәме белән салынган. Лицей тормышында әти-әниләр дә актив катнаша һәм лицейда бары 9 процент бала гына тулы булмаган гаиләдән. Укучылар фәнни- гамәли эшләр язалар, спорт ярышларында катнашалар.

Бу форум бик файдалы һәм югары дәрәҗәдә узды.

Алга таба Югары Ослан бүлекчәсе дә район хатын-кызларын берләштерүдә, татар гаиләләрен саклап калуда, балаларга дөрес тәрбия бирүдә, традицияләребезне, мәдәниятебезне һәм телебезне саклап калуда үз өстенә зур йөкләмәләр алырга әзер.

Гөлгенә Дәүләтшина, Югары Ослан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волжская новь форум Верхний Услон Ак калфак