Волжская новь

Сугыш чоры балалары

Мулланур Вахитов авылында, гади эшче гаиләсендә туып үскән һәм бар гомерен туган ягында уздырган Динә апа Минһаҗ кызы Миңнуллинага сугыш башланганда 5 кенщ яшь булган.

Реклама

Сугыш. Әлеге афәт миллионлаган кешеләрнең гомерен генә түгел, ә
кеп-кечкенә балаларның балачагын, яшүсмерләрнең беренче мәхәббәтен,
тормышларын, шатлыкларын урлап, һәр көнен борчу-хәсрәткә, ачлыкка,
ялангачлыкка төргән. Әлеге вакыйгалар алар хәтерләрендә мәңгегә уелып
калган. «Сугыш безнең күңелләрдә бик куркыныч һәм килбәтсез, искә
төшерергә теләми торган әйбер булып калды. Сугыш башланганда, миңа
бары 5 кенә яшь иде ”- дип искә ала Динә апа Минһаҗ кызы Миңнуллина.
Мулланур Вахитов авылында, гади эшче гаиләсендә туып үскән һәм
бар гомерен туган ягында уздырган. Гаиләләре ишле
булган. Бүген бертуганнарыннан үзе генә исән-сау. Гаиләнең
көнкүреше заманасына күрә җитеш булган, хуҗалык тулы мал-туар
тотканнар, иген иккәннәр.
- Минем әтинең алдында утырып торганым гына истә калган. Әтине
сугышка озаттык. Безне әни ашатты, киендерде, ач-ялангач булмадык. Башка
ярдәм итүче юк иде.Ул елларда бөтен кеше зур кыенлыкларны
җиңеп, аврлыкларга түзеп яшәде. Авыр еллар булса да, әни сыерны сатмады,
бетермәде. Ул безгә бик зур терәк булды. Ашаган әйберебез кычыткан,
алабута, черек бәрәңге, чыпчык кузгалагыннан гыйбарәт иде. Авылның
башлангыч мәктәбендә укыдык. Шартларга килгәндә, гади авыл мәктәбе,
мичкә ягыла торган. Мәктәп укучыларын колхоз кырларын эшкәртергә
чыгара иделәр. Басуда эшләсәк тә, аякта иске аяккиемнәре, күбебездә
чабата.Ул чабаталар аякны кыра, кичкә кадәр безнең тәпиләребез тәмам
канап бетә. Яраларны бәйләп, аякларны чистартучы, безне кызганучы
булмады.Һәрвакыт ашыйсы килү теләге булганы истә. Әни иртә торган
саен, кичкә нәрсә пешерим икән, дип борчыла иде, - дип бала чагын елый-
елый сөйли Динә апа.
Ачы язмыш сугыш балаларын сынаган. Тормыш авырлыгын күтәреп,
Күпме сыгылсалар да, сынмаганнар. Каһәр суккан ул сугышалар
Язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак
бәхетеннән мәхрүм итте. Көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылганнар,
ятимлек ачысын да белгәннәр, ач үлем белән күзгә-күз очрашканнар.
Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры
балалары. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча –
сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр.
Динә апа ачыкйөзле, бик уңган, алдынгы сыер савучысы,  авылыбызның хөрмәтле кешесе.
Әдәпле, әхлаклы, күркәм холыклы тормыш иптәшеЗөфәр абый белән алты
бала тәрбияләп үстергән ана ул. 
“В честь дня рожденияЛенина1870-1970г”,”СССР Ветеран труда”,”50 лет победы в Великой Отечественной войне”,”За трудовое отличие СССР”тамгалары, медальләре
белән хөкүмәт тарафыннан бүләкләнгән ана. Зөфәр абыйны гел
мактап искә ала ул. Егет вакытта ук сабан туйларда көрәшеп, күп
еллар баш батыр булып, бик күпләрне матур көрәше белән сокландырган.
Хәзерге көндә балалары һәрберсе үз гаиләләре белән яшиләр. Каенанасы
Гыйлмикамал әби белән тату, матур томыш иттеләр. Кайнанасын, тормыш иптәше Зөфәр абыйны хөрмәтләп соңгы юлга озатты. 
- Мин бик бәхетле, 6 онык һәм1оныкчыгым бар. Аллаһы Тәгалә бәхетле картлыкны да күрергә насыйп итте. Хәзерге тормышыбыз бик әйбәт, өйләребез җылы, ут, газ, су кергән. Шушы рәхәт тормышта, дөньяларга иминлек теләп, саулыкта-сәламәтлектә яшәргә язсын, -ди ул.
Тик Динә апаның күңел почмагында бер китек урыны, йөрәк түреннән мәңге онытылмаслык ярасы бар. 2007 елның ноябрь аенда Дилә
кызы 33 яшендә дөбердәтеп тормыш иткәндә, ике баласын калдырып бу
якты дөньядан китеп барды. Нинди генә сүзләр әйтеп, юатып була икән бу
вакытта ананы, шушы авыр минутларында тормыш иптәше Зөфәр абый да янында булмагач. Никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар яшәүләрен дәвам иттеләр. Хезмәт белән тир түгеп алып барган тормышы өчен күңеле тыныч аның бүген. Шулай да, сугыштан әтиләре кайткан балалар ата-ананың тигез канаты астында җылыга коенганда, бик күпләре сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән. Япь-яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар, солдат ирләренә булган мәхәббәтне гаҗәеп тугрылыкны соңгы
сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып, көтеп яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры балалары – алар башка. Тормыш кыйммәтләрен үзләренә генә хас сабырлык белән аңлыйлар. 
Сезгә тыныч картлык, нык сәламәтлек, бәхетле киләчәк hәм балаларыгызның, оныкларыгызның тәүфыйклы булуларын, бергәләп озак еллар яшәвегезне телисем килә.
Сания Сәлимуллина, Вахит авылы.  

               

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: