Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде

Казан спорт объектлары чыгымнарының бер өлешен шәхси инвестицияләр каплый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга Казанда Универсиаданың спорт мирасын нәтиҗәле куллану турында сөйләде. Инфраструктураны карап тоту чыгымнарының яртысы шәхси инвестицияләр җәлеп итү исәбенә компенсацияләнә. Бу хакта ул Калининградта Физик культура һәм спортны үстерү советы белән “Россия-2018” оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешма күзәтчелек советының уртак утырышында сөйләде.

Зур спорт чаралары тәмамлангач, спорт инфраструктурасы мирасын куллану мәсьәләсе республика өчен яңалык түгел, диде Рөстәм Миңнеханов.

“2013 елгы Универсиададан соң, 49 спорт объекты актив файдаланыла һәм шәһәрлеләр арасында ихтыяҗ зур. Болар – бассейннар, стадионнар, күпфункцияле спорт комплекслары, 14,5 мең урынга Универсиада авылы һәм мирасның төп объекты “Казан-Арена” стадионы, ул 45 мең урынлы”, - диде Татарстан Президенты.

Универсиада тәмамлангач, 4 елда Татарстан хакимияте инфраструктурага 500 млн сум шәхси инвестиция җәлеп итә алган, шулай ук 20 дән артык эшмәкәрнең эшен оештырган һәм 700 эш урыны булдырган. Моның өчен спорт объектларында 20 мең кв метр арендага бирелә.

“Бездә барлык ябык биналар эшкә җигелгән. “Казан-Арена” стадионының күпфункцияле булуы бөтен кешегә билгеле. Ел саен анда 150дән артык чара үткәрелә, шуларда 1 млн чамасы кеше була”, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Аренда түләүләре стадионны карап тоту чыгымнарын 2 тапкырга диярлек киметте. Бүген объект ел саен 110 млн сум акча эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев