Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Ринат Закиров Милли Шура рәисенең ни өчен кабат сайлануын аңлатты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе әйтүенчә, уставта төгәлсезлекләр булган.

Бүген Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе итеп кабат сайланды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ни өчен чираттан тыш съезд үткәрелеп, Милли Шура рәисенең кабат сайлануы турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә аңлатма бирде.

“Устав теркәлмәгән булгач, яңа кануннар буенча шулай кабул ителгән. Менә бу уставка яңа үзгәрешләр кертү яңадан раслауны сорый. Уставта ниндидер төгәлсезлекләр булган. Техник төгәлсезлекләр. Хәзер бит кануннарда шулай. Ниндидер хәреф хаталары булса да, кабул ителми. Шуңа күрә теркәү мәсьәләсе шактый катлаулы. Яңа теркәү кирәк булганга күрә, яңадан сайлау үткәрелде”, - диде Ринат Закиров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев