Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Һәр кешенең бәхете туган якта

Татар Макылында гомер итүче Роза Зыятдин кызының Яңа Юл авылыннан килгәненә 60 ел гомер узды.

Нәсел җебе Кама Тамагы районының Кыртапа авылыннан башлана. Аның әтисе агасы Сибгат белән безнең районга яшәр өчен урын эзләп киләләр. Ул заман өчен иң кирәкле ягу материалы – утын булмау ике туганны торган җирне калдырып, чит җиргә чыгарга мәҗбүр итә. Зыятдин ага Шура җирлеген күргәч, авылның матурлыгына, авыл уртасындагы күлгә, төзелеп үскән аккаеннарга гашыйк булып, бу җирдә төпләнеп калыр өчен бик кулай саный, ә туганы Сибгат Брекне үз итеп анда төпләнә. 
Әйе, Макыл алпавытының җәйге ял итү дачасы чыннан да табигатьнең бик гүзәл җиренә урнашкан, тирә-юне урман. Авылны бизәп каеннар үсә. Авыл уртасында ике катлы йорт, беренче каты таштан, икенчесе нарат бурадан. Ул озак еллар клуб булып хезмәт итә. 
Еллар үтә, хәтердән истәлекләр югала, хәтердән генә түгел, җир йөзеннән күп нәрсә югала. Ул ике катлы алпавыт йорты, төрле кулланышлар кичереп, колхоз икмәген саклау һәм киптерү вазифасын башкарган чорда янгын чыгып юкка чыкты. 
Ул урманы, күпме кешене ачлыктан, салкыннан коткарды, мал азыгы, утын, җиләк-җимешен – барын да ходай кешегә хезмәт итәргә яраткан бу җирдә. Кузгалак, юа, балтырган, әчеки – сугыш елларында, аннан соң да халыкны ачлыктан коткарды. Иксез-чиксез налогларны, сөт, май, йомырка, бәрәңге, йон, тире, акчалатып та күп түләүләр гаиләне чарасыз хәлгә җиткерә иде. Ул чакларны искә төшергәндә дә тәннәр чемердәп китә. 
Зыятдин беләнЛәйлиҗиһан хезмәт сөючән, эшчән, тырыш кешеләр. Биш бала аларның бу сыйфатларын үзләрендә тәрбиялиләр. Кызлары Роза сигез яшеннән башлап әнисенең ярдәмчесе, өйдәге вак-төяк эшләрне башкара, сыер да сава. 
Авылда сыер, сарык, кәҗә тоту өчен бөтен шартлар бар, бары аларны карау, азык белән даими рәвештә тәэмин итү өчен, тырышлык кирәк. Хезмәт белән үскәнгәме, Розаның кулы эшкә ятып тора, үз гомерендә төрле хезмәтләр башкара, Шурада дуңгызчылыкта эшли, трактор белән җир сукалаганда тракторчы ярдәмчесе була, Кама буенда Лаеш ягында урман кисә, Красновидовадан орлык ташый, 35 ел фермада сыер сава. Хөкүмәтебез аның хезмәтенен югары бәяләп мактау кәгазьләре медальләр белән бүләкли. Ике мәртәбә авыл советы депутаты булып сайлана. 
Шуның өстенә, Илдус абый белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар кайнанасы Шәрифҗамал әбине тәрбияләп тора. Роза апаның Татар Макылына килгәненә алтмыш ел, ә ул Шура авылы җирлегенең һәр почмагын, урман-кырларын хәтерли, аның хәтере яхшы, күңеле изге. Һәр вакыйгага үзенең фикере, карашы бар, тирә-курше, туганнар белән ачык йөзле. Яшьләр белән иркен аралаша, тиз уртак тел таба. 
Кайбер вакыйгалар тормышта ниндидер тәртип белән кабатлана, Роза апаның берничә мәртәбә иң кирәкле документларында хата җибәрәләр. Ул үзләренең Илдус абый белән ничек язылышуларын сөйләгәндә, елмаймый мөмкин түгел. 
- Гадәти бер көн, иртән мин фермага, Илдус тегермәнгә барганда, авыл советына кереп язылышып чыктык. Ниндидер сәбәп аркасында язуда хата киткән, мине Татар Мәмәтхуҗасында туган дип язганнар, - ди. – Бу әле беренче генә хата, аннан кызы - тугач, әнисе дә кызы да бер исемдә булалар. Хата өстенә хата тагын да өстәлә, малай тугач, аны кыз бала дип язалар. Бу инде бөтен чикне уза, өч бала тапкан анага тиешле 20 сум акча бөтен хаталарны дөресләүгә китә. 
Роза апа бүген дә, аллага шөкер, үз көнен үзе күрә, ашарына үзе пешерә, йорт тирәсендә әкрен генә эшләп йөри. Кызлары хәлен белеп килеп, кайтып йөриләр. Бакчасында помидор, кыяр, суган мулдан үсә, шуның өстенә кызы Резидә бәрәңгенең төрле сортларын алыпкайтып чәчә. Җәй буена аларны кечкенә кишәрлекләрдә аерым карап үстергәч, уңышның сыйфатына бәя биреп, ошаганын орлыкка салалар. Бу инде берничә ел шулай дәвам итә, ул тирә-күршеләрне кызыктырып бәрәңгенең төрле сортларын үстереп  карый. 
Тәрәзә төпләрендә яран гөле чәчәккә төймәләнә, ул элек-электән зур гөлләрне ярата, өй түрендә кышкы бакча кебек киң яфраклы фикус, Бенджамин фикусы, роза гөлләре зур –зур чүлмәкләрдә утыралар. Гөлләрне үстереп, күршеләренә, мәчеткә бүләк итә, анда иркендә роза гөле шау чәчәккә күмелә. Кыш көннәрендә орхидеяләре гаҗәеп матур чәчәктә утыралар, керә-керешкә күзең аның чәчәкләренә төшә, ә ул гөлләрне яратмаска мөмкинме соң! 
Февраль аенда Роза апа үзенең 85 яшьлек тормыш бәйрәмен билгеләп үтте. Без - авылдашлары, тирә-күршеләре аны олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле тормыш телибез. Кызлары, килене, туганнарының һәм оныкларының киңәшчесе булып, аларның шатлыкларына сөенеп, тынычлыкта, муллыкта озак яшәргә насыйп булуын телибез. Оныкчыкларының исән-сау үскәнен күреп, сезне хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп, аралашып, шатлык-борчуларны бүлешеп, барыбызга да матур тыныч тормышта яшәргә язсын. 
Мәдинә Хисамова, Макыл авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь Lada Granta Люди села Юбиляры

2
X