Волжская новь

Онытырга хакыбыз юк!

Минем сүзем Яңа-Болгар авылының батыр йөрәкле егете - илебездә булган тарихи вакыйгаларның тере елъязмасы булган Хәбибулла улы Әсхәт Насыйров турында.

Реклама

Әсхәт абый 1919 нчы елның 1 нче гыйнварында Чистай районының Татар Баганы авылында, урта хәлле крестьян гайләсендә туа. Шул авыл мәктәбендә 7 еллык белем ала. 1939 нчы елда Казан фельдшер-акушерлык мәктәбен уңышлы гына тәмамлап, август аенда Югары Ослан районына юллама буенча эшкә җибәрелә һәм Яңа-Болгар авылына фельдшерлык пункты мөдире итеп билгеләнә. 
Районыбызның хәрби комиссариаты комитеты тарафыннан 1940 нчы елның 13 нче августында хәрби хезмәткә чакырылуы сәбәпле, эштән китәргә туры килә. Шул көннән башлап 1945 нче елның 12 нче декабренә кадәр офицер дәрәҗәсендә атучылар (стрелковый) батальонында фельдшер булып, күпләгән сугышчыларның гомерләрен саклап калырга, сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм кулы сузып хезмәт итә. 1943 нче елның 17 августыннан 1944 нче елның 1 нче июленә кадәр Белоруссиянең Могилев өлкәсендәге 35 нче партизан отрядының Прохоренко бригадасында була.  Ул  “Бөек Ватан сугышының 1 дәрәҗәле партизаны”. Аннары Совет армиясендә 1945 нче елның декабрендә кадәр хезмәт итә.
1946 нчы елдан 1951 нче елның сентябренә кадәр ул Олытархан (хәзерге Тәтеш) районының Бакырчы авылында фельдшер-акушерлык пункты мөдире вазыйфасын башкара. Шул елларда бик чибәр, акыллы, сылу гәүдәле Нурия апаны тормыш юлдашы итеп сайлый. Алар бергәләп 3 малай тәрбияләп үстерәләр. Язмыш җилләре бу матур гайләне яңадан безнең Яңа-Болгар авылына фельдшер-акушерлык пунктына мөдир итеп билгели. Авыл халкы бу гайләне җылы каршы ала. Авыру сәбәпле, Нурия апа бакыйлыкка күчә, 3 малай белән яшь ир шул авылда яшәвен дәвам итә. Көннәрдән бер көнне малайларга әни, Әсхәт абыйга тормыш иптәше булырга Зәкия апа ризалыгын бирә. Шулай итеп, гайлә түгәрәкләнә,тормыш алга бара. Балалар бер- бер артлы үсеп, туган йорттан чыгып Казан шәһәренә юл тоталар, барысы да югары белем алып, үз тормышлары белән яши башлыйлар. 
35 ел дәвамында Әсхәт Насыйров Яңа-Болгар, Ватан, Идел, Нурвахит авыллары халкына намуслы хезмәт күрсәтә, эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Ул - терапевт, хирург, тез табибы, балалар табибы вазыйфаларын үти. Кыскасы, ул олы йөрәкле кеше, алтын куллы табиб. Бүгенге көндә дә Әсхәт абыйны шушы авыл кешеләре бик яхшы яктан гына, җылы итеп искә алалар. Соңгы елларда аның янәшәсендә санитарка вазйфасын башкарган, хәзерге көндә Ватан авылында яшәүче Сания апа Фәйзуллина “ Әсхәт абый кебек алтын куллы, пөхтә, олы йөрәкле, акыллы, намуслы,мәрхәмәтле, көр күңелле кеше күргәнем булмады. Даруы булмаса, авыруга акыллы киңәшен биреп,тәмле теле белән дәвалап җибәрә иде” - дип бергә эшләгән вакытларын сагынып сөйли. Кем белән генә сөйләшмә, барысы да “Олысына, кечесенә, көндезме, төнләме ярдәм күрсәтергә ашыкты. Беркайчан да вакытын кызганмады” - диләр.
- Кечкенә чагында безнең улыбыз Фәнис ике аягын да тездән тикле кайнар суга пешергән иде. Рәхмәтләрнең иң олысы Әсхәт абыйга, урыны җәннәттә булсын. Бик ярдәм итте, улыбыз исән- сау, - дип ихлас күңелдән искә ала Нурвахит авылында яшәүче Миңсылу апа. - Аның күрсәткән ярдәмен, яхшылыкларын әйтеп, санап кына бетереп булмыйдыр. Язмамның герое үз эшен генә түгел, авыл, җәмгыять тормышында актив катнаша. Эшчеләр, яшьләр алдында лекцияләр укый,чыгышлар ясый,мәктәп белән бергәләп тәрбияләү чараларында катнаша. 
Ул соңгы елларда Яңа-Болгар авылында яшәде. Атна саен улы Рашат абый кайтып, хәлен белеп, хуҗалыктагы эшләрен башкарып, кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торды.
1986 елның 9 нчы ноябрендә Хәбибулла улы Әсхәт абый Насыйров мәңгелеккә кузләрен йомды. Ул Яңа-Болгар авылы зиратында җирләнде. Бүгенге көндә балалары, оныклары аның каберенә эзләрен суытмыйлар. 
Язмам дәлилләүче белешмәләргә нигезләнеп язылды.
Җиңүнең кадерен, аны яулап алган каһарманнарның батырлыгын бәяләп бетерерлек сүзләр табу мөмкинме соң! Моны онытырга безнең хакыбыз юк! Сугыш афәтләре яңадан кабатланмасын! Таңнар һаман матур, күкләр аяз, табыннарыбыз икмәкле булсын!
 Сания Сәлимуллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: