Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Нурлы иҗат

Югары Ослан урамнарының исемнәрен кем уйлап чыгар? ?Нигә үзебезнең күренекле якташларыбызның исемнәрен куймыйбыз?

«Театр - яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми,  уңга илтә». Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу сүзләре быел театр елында әдәби кичәләр, китап күргәзмәләре өчен өземтә булып торырлык сүзләр. Театр елында балачакның онытылмас мизгелләре искә төшә. Авылыбызда телевизорлар сатып ала башладылар. Билгеле, башта алар дәрәҗәле, баерак кешеләр өендә күрсәтә башлады. Телевизорларда театр күрсәтелгән көннәрдә авыл халкы олысы-кечесе җыелышып кереп, идәннәргә утырып  сәхнә әсәреннән  эстетик ләззәт ала-ала карап утыра идек. Ул чакларда кешеләрнең күңеле бик киң иде, колхоз рәисе дә, сельпо хуҗасы да караңгы йөз күрсәтмичә, вакытлары булса безнең белән дә утырып  театр карыйлар иде.  Инде аннан телевизорлар йорт саен күрсәтә башлады.  Ул елларда рус  телендә дә, татар телендә дә театр әсәрләрен телевидение гел күрсәтеп тордылар. Театр безне яшәргә, фикер йөртергә, үткәнебез, киләчәгебез турында фәлсәфи уйларга да өйрәтте.  Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Кызганычка каршы, акча, рекламага корылган телевидение соңгы елларда сабын күбегедәй телесериаллар, үтереш, җинаятьчелекне тәсфирләгән  фильмнар күрсәтә. Күбебез  матур гомеребезне  заяга уздырып,  күзебезне төбәп геройлар өчен  борчылып, кайгырып карап утырабыз.

  Ә бит безнең ил тарихы, халык язмышы белән бергә үрелеп барган  рус, татар  театр биографиясендә XX гасырдагы иң әһәмиятле вакыйгалары урын алган - җиңүләр һәм фаҗигаләр дә, казанышлар, табышлар һәм югалтулар да җитәрлек анда. Рус, татар халкының атаклы артистлары безне үзләренең уеннары белән сокландырды, күңелләрдә зур таяныч тапты.

      Бүгенге көндә  театрының дәрәҗәсе турында бик күп фикерләр ишетергә мөмкин. Театр, кино күгендә якты йолдыз булып янып торучы  якташыбыз, СССР ның халык артисты Түбән Ослан авылында туып үскән Владимир Белокуров  белән чын күңелдән горурланабыз. Театр сәхнәсендә, кинофильмнарда үзенең рухи көчен, иҗади сәләтен биреп уйнаган якташыбызның быел 8  июльдә  115-еллык юбилее. Кызганычка каршы, районыбызда  аның исеме белән аталган урам да, мемориал такталар да юк. Ил төкерсә күл була диләр, бәлкем җыелышып һәйкәлме бюстмы куярга тырышырга иде. Күп җирдә юктан кәнфит ясыйлар, ә бит безнең Түбән Ослан, Кызыл Байрак авылларына,  уйласак, төрле ил гизүчеләр өчен күрсәтерлек, сөйләрлек  мәгълүмәтләр табырга булыр иде.
   Галиасгар Камал театрында уйнаган Татарстанның  атказан артистлары Асия Хайруллина һәм Фирая  Акберованың бала-чаклары Кызыл Байрак авылында узды. Бари кызы Фирая әле дә  Камал театрында уйный. Театр елында күренекле якташыбызны зурлап очрашуга чакырырга  сәбәбе дә бар,  быел аның профессиональ  сәхнәгә  аяк басуына 45 ел.

Ходайга шөкер исән-имин Тобольск шәһәре  театрында, районыбыз сәхнәсеннән күтәрелеп, Россиянең атказанган артист исемен йөртүче Николай Макаренко уйный.

 Советлар Союзы Герое Алекей Исаев исемен йөрткән авылда  Татарстан республикасының атказанган артисткасы Әлфия Колмакова  яши. Аның турында Макыл авылы китапханәчеләре  Надежда Першина һәм  Мәдинә Хисамова бик эчтәлекле матур презентация ясадылар, районыбыз гәҗитенә матур  мәкалә яздылар.

   Быел,  театр елында, районыбызда очрашулар, кичәләр  уздыруга бик кирәкле күркәм чара булыр иде.                                                                                                                                                            Тагы да урам исемнәренә тукталып китәсе килә, аларны кем уйлап чыгара, нигә үзебезнең күренекле якташларыбызның исемнәрен куймыйбыз?Район үзәгендә күпме яңа урамнар үсеп чыкты, күбесе табигать  күренешләренә, үсемлекләргә бәйләп куелган. Сүз дә юк, матур, җырдай яңгырый, ләкин алты Совелар Союзы геройларыбызның исеме белән бәйләнгән исемнәр әле аталмаган. Ялгышмасам,  2 героебыз исемен   йөрткән урам бар. Районыбыз аша федераль  юллар уза, юл кырыйларында, авылларга керә торган турыларда бу шундый-шундый геройның туган җире дип язылган баннерлар торса, яшьләребездә, райондашларыбызда  горурлык хисләрен күбрәк  уятыр иде. Әнә Семен Васильевич Коноваловка багышланган “Несокрушимый” фильмы белән горурланабыз, безнең якташ дибез. Район үзәгендә герой ролен уйнаган артистны  һәм  Семен Васильевичның кызын чакырып очрашу уздырсак, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 еллык юбилей алдыннан  бик күркәм чара булыр иде.

    Соңгы  елларда районыбызның  рус, татар иҗади төркемнәре матур спектакьләр куеп тамашачыларны сөендерделәр. Быелгы театр елында үзешчән  артистларыбызга иҗади уңышлар,  яңадан-яңа спектакль  -тамашалар уйнауларын көтеп калабыз.

Ләйлә Сабирова, Югары Ослан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волжская новь культура сельчане Верхний Услон Год театра