Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Минем хезмәтем Республика хезмәтенә кушыла.

Мин Матюшино урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы. Барлык фәннәрдән “5” ле билгеләренә генә укыйм. Иң яраткан фәннәремнең берсе - тормыш куркынычсызлыгы нигезләре.

Бу фән буенча  мин  төрле проектларда катнаштым.   Дүрт ел рәттән      бу фәннән алган белем һәм күнекмәләрем нигезендә,  район күләмендә үткәрелгән олимпиадада җиңеп чыгып, республика этабында җиңүче һәм призер исеменә лаек булдым. Ике ел буе Бөтенроссия этабында призер исемен яуладым. Былтыр апрель аенда Санкт-Петербург шәһәрендә узган Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призер булдым. Ә быел янә республика күләмендә җиңеп чыктым һәм Өфе шәһәрендә узачак йомгаклау этабында катнашачакмын. Шушындый уңышларга ирешер өчен, миңа бу фәнне тирәнтен өйрәнергә, күп укырга, физик яктан үземне чыныктырырга туры килә. 
Күп укыгач, минем белем һәм күнекмәләрем, логик фикерләү сәләтем арта, миндә кызыклы һәм файдалы фикерләр туа. Шул фикерләрне тормышка ашыру теләге барлыкка килә.  Шундый кызыклы фикерләрнең берсе минем “Гадилек уйлап чыгаруга оста”(Голь на выдумку хитра) исемле проектта чагылыш тапты.
     Билгеле булганча, күп кенә балаларның, хәтта олы кешеләрнең дә юл һаләкате нәтиҗәсендә гомерләре киселә.  Шуны булдырмау өчен нәрсә эшләп була икән дип, уйлап йөрдем  һәм шуның бер юлын таптым. Тәүлекнең караңгы вакытында баланы күрмичә,  автомобиль белән бәреп китүдән саклау өчен киемгә яктылыкны кайтаручы элементлар ябыштырып куярга була икән бит! Ә бу элементларны акча түләмичә, үз кулың белән ясарга мөмкин. Бу элементларны төрле тормыш-көнкүреш әйберләреннән ясарга була. Мәсәлән, буш сөт шешәләреннән. Һәм мин менә бу проектымны 2016 елда Татарстан  Яшьләр Форумына тәкъдим иттем. Минем эшемне югары бәяләделәр, һәм мин аны Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы  Миннеханов алдында якладым. Минем проектым файдалы һәм эффектив дип табылды, Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов күрсәтмәсе буенча  Республикабызның гомуми белем бирү мәктәпләренең технология фәне буенча  укыту программасына кертелде. Минем уйлавымча, балаларның үз куллары белән ясалган  яктылык кайтаргыч предметлары күп тормышларны юл һаләкатеннән саклап калыр, дип ышанып калам. Бу хезмәтем белән  мин Республикабыз хезмәтенә зур өлеш керттем дип уйлыйм.
        Минем яшьтәге тырыш кызлар һәм егетләр Ватаныбызда күбрәк булсын иде, дигән фикер белән мин үземнең язмамны тәмамларга телим.  Алар нинди генә авырлыклар килсә дә,  югалып калмыйча, үз-үзләрен күрсәтә белсеннәр иде.
Яна Гаделшина, Матюшино авылы
          
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь Творчество молодых Дорогу - молодым!

2
X