Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Казан федераль университеты һәм Болгар ислам академиясе арасында килешүләр төзелде

Килешүләрне Камил Исхаков һәм Илшат Гафуров имзалады.

  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

ҺАВА ТОРЫШЫ  +21 oC

ЯҢАЛЫКЛАР

  •  

БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР ТАТАРСТАН РОССИЯ

МӨҺИМ Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра

  


Фән һәм мәгариф

Казан федераль университеты һәм Болгар ислам академиясе арасында килешүләр төзелде

21 июль 2018, 09:08 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Казан федераль университеты һәм Болгар ислам академиясе арасында килешүләр төзелдеКилешүләрне Камил Исхаков һәм Илшат Гафуров имзалады.

Казан кызлары, «Ай былбылым»ны җырлап, Уфадан Гран-при алып кайткан
Татар теле эшемдә дә кирәк – махсус курсларда белем алучы Егор Глебец
Казанда эзтабар студент отрядларының II Бөтенроссия слеты ачылды
Бакуда КФУның Каюм Насыйри институты үзәген ачуга әзерлек бара
Татарстанда Француз теленең ресурс үзәге ачылды

(Болгар, 21 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Болгар ислам академиясендә Казан федераль университеты һәм Болгар ислам академиясе арасында килешүләр төзелде.

Беренче килешү татар халкының язма мирасын популярлаштыру турында. Аның нигезендә Болгар ислам академиясе Казан университетының сирәк кулъязмалар материалларыннан файдалана алу хокукы бирелә. Икенче килешү үзара хезмәттәшлек турында меморандум булды.

Килешүләрне Татарстан Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясе учредительләре советы рәисе Камил Исхаков һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров имзалады.

Берничә минуттан Болгар ислам академиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең, шулай ук якын һәм ерак чит илләр мөселман дин әһелләре башлыклары белән очрашуы башланачак. Ул Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итүенең 1129 еллыгына багышланган Изге Болгар җыены тантаналары кысаларында уза. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев