Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Кая туды, шунда кирәк булды.

- Ел артыннан еллар үтә, шул елларга үрелеп, матур картлыгым җитте, - диеп, шатлык хисе белән сөйли Бакча-Сарайда яшәүче Каюм абый Әлмөхәммәтов.

Замана үзгәрә, аның белән бер рәттән без дә үзгәрәбез икән, үзгәрүебезнең сәбәбе шул- олыгаябыз икән бит. Юк, ул олыгаюына бер дә уфтанмый уфтануын, шундый матур картлык әле бик күпләргә татылмый. Әлбәттә, бүгенге язмам Бакча-Сарай авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән Әмир Каюм улы Әлмөхәммәтов турында булыр. 
Бу көннәрдә Әмир абый үзенең 70 яшьлек юбилей кичәсен билгеләп үтте. Дөньяга килгән һәммә кешенең үз язмышы, үз юлы бит. Язмыш дигәне Әмир абыйга гаделсез булмый булуын. Матур гына гаиләдә тәрбияләнеп, үсмер бала чагын бик шатлыклы хисләр белән искә алды героем. Әти-әниләре дә гади генә колхозчылар булуга карамастан, балаларына барсына да югары белеем бирү максатын куеп, аларга күркәм тәрбия бирәләр. Һәрбер әти-әни үз баласының киләчәген үзенчә күзаллый шул. Сау-сәламәт, бәхетле булып, бәрәкәтле тормышта гомер кичерүен тели ана һәр баласына. Әнисенең теләгән теләкләре Аллаһының амин дигән сәгатенә туры килгәндер, күрәсең. Әмир әфәнде матур гына гаилә корып, әтиләреннән калган төп нигезне таркатмый менә дигән итеп гомер итә бүгенге көндә. Җәмәгате Нина бар кешегә дә ярдәм кулы сузырга әзер торучы, әллә нинди дәрәҗәле табибларга алыштыргысыз табибә иде, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Балага мирас итеп байлык түгел, һөнәр калдыр дигән бит борынгылар. Әти-әнисе нәк шулай һөнәрле итеп тәрбия биреп калдыра Әмир аганы. Үзләре дә шул кәсептән чыгып, балаларына барысына да югары белеем биреп, тормышларында һәркайсы үз юлын табып, матур гаилә булып нык адымнар белән атлап, йөзләренә кызыллык китерми яшиләр бүгенге көндә. Төпчек уллары Артур әнисе юлыннан китеп, табиб һөнәрен сайлый. 
Минем героем Әмир Каюм улы да Чистай авыл хуҗалыгы техникумын читтән торып укып, уңышлы гына тәмамлый. Әле тагын радиомеханика училищесында укып белемен арттыра заманында. 1969 нчы елны Матюшино карьерына электрослесарь булып эшкә керә. Яңа гына ачылган бу оешмага кешеләрнең бик тә кирәк чагы була шул. Нинди эш бирүләренә карамый, риза булып эшкә алына яшь егет. Хезмәт кенәгәсенә күз салсаң, гади эшчедән алып, югары даирәдәге вазифаларга кадәр билгеләнгән эшләү дәверендә. Үзен гел яхшы яктан гына күрсәтергә күнеккән Әмир Каюм улын, хуҗалары булдыра алганын күреп, баш энергетик вазифасына билгелиләр. Бар һөнәрләренә дә тугры калып, эшләгән эшләрен җиренә җиткереп башкара торган шәхес дияр идем үзен. Бик зирәк акыллы, шул ук вакытта тыйнаклыгы белән дә аерылып тора торган ярдәмчел кеше ул. Җитмеш яше тулуга карамастан, шундый күркәм зиһенле. Аның эшләү дәверендә күп кенә директорлар алмашына, шуларның кайсы елны кем эшләгән, күпме эшләгәнен төгәл тасвирлап сөйләп биргәненә искитмәле бит. Әлбәттә, гел шома гына тъгел, сикәлтәле юллары да булгандыр булуын. Тормыш бит ул шундый нәрсә, иртәгә ни буласын белмисең. Шулай булса да, ул елларда эшләгән вакытларын сагынып, җылылык хисе белән искә ала авылдашым. Бүгенге көндә балаларына, оныкларына үрнәк булган әти, дәү әти ул. Гаиләдә булган хисләрне тормыш сукмаклары аша югалтмыйча, чәчми-түкми шушы көнгә кадәр саклап, кадерләп яши бирәләр бүген. Гаиләнең бит уңыш серләре бик тирәндә ята, минемчә, тормышның асылын аңлаган кешегә генә бу дөньяда яшәүе җиңелдер, мөгаен. Шушы яшьтә дә күңел көрлеген югалтмаган, саулыгы булган Әмир абыйга озын хәерле гомерләр теләп калам. Саулыкны бит сатып алып та булмый, табиблар да бүләк итми, ул бит ходай бүләге. Адәм баласына картаймыш көндә әллә ни күп тә кирәкми, югыйсә, шулай булгач бу бүләкнең кадерен белеп, һәр туган яңа көнгә рәхмәтле булып гомер итәргә язсын сиңа, булган малыңның рәхәтенк күреп, шөкер итеп, киләчәктә дә шулай матур гаилә булып яшәгез сез. 
Гүзәлия Гыйбадуллина, Бакча-Сарай авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волжская новь краеведение Верхний Услон Отмечаем юбилей