Волжская новь

Изге Рамазан ае

Аллаһы Тәгалә безгә изге Рамазан аен олуг нигъмәт итеп бирде, әмма ул нигъмәтләрне кул кушырып, эшсез утырып кына алу мөмкин түгел.

Иман иясе әлеге айның бәрәкәтеннән файдаланып, үзенә бөек максатлар куярга һәм күп тырышырга тиеш. Аллаһ Тәгалә бу айда бигрәк тә рәхимле һәм юмарт, ярдәмен дә күбрәк бирә. Рамазан иман ияләре өчен олуг бер мәдрәсә булып тора. Күк йөзендә яңа ай туу белән, мәдрәсә үз ишекләрен ачып җибәрә. Изге айга ирешеп тә, әлеге айның бәрәкәтеннән мәхрүм калган кеше үзенә бәрәкәтне кайдан алыр икән?

Реклама

Сөекле Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә күркәм, күркәмлекне сөя», – диде. Чыннан да, Раббыбыз Аллаһ үзе күркәм, үзенең мәхлукларын да матур рәвештә бар иткән. Без яшәгән җирләр, табигать күренешләре, очы-кырые булмаган күкләр... Барысы да үзенең матурлыгы белән күзләрне сөендерә, күңелләргә ял һәм рәхәтлек бирә. Әлбәттә, Аллаһының иң күркәм мәхлукларының берсе булган адәмнәр дә үзенә күрә матур кыяфәттә, күркәм табигатьләре белән яратылганнар. Шуңа күрә, динебез беркайчан да матурлыкны җимерми. Кыяфәте күркәм, тәне чиста, киеме пакь, чәче таралган өс-башы каралган кеше, үзенең матурлыгы белән, башкаларны үзенә тартып тора, һәркемгә дә аның янында булу, аның белән аралашу күңелле. Керле кием, киресенчә, кешеләрдә нәфрәт тудыра, аларны качыра. Шуңа күрә, Аллаһ кешенең табигатенә салган сыйфатларның берсе - ул даими рәвештә үзенең тәнен, киемен, ятагын пакьләп, керләрдән чистартып торырга тиеш. Әмма керләнү сыйфаты тән һәм киемгә генә хас нәрсә түгел. Адәм баласының күз белән күренми, кул белән тотып булмый торган күңеле дә керләнә, кешенең эчке яме китә. Кием – кердән, кеше хатадан имин түгел. Киемгә тузан куна, тир сеңә, ә йөрәк еш кына шайтан коткысына, дөнья фетнәләренә бирелә. Хәдистә килгәнчә, гөнаһ кылынган саен, кеше күңелендә бер кара тап барлыкка килә. Ахыр чиктә күңел бөтенләй карала һәм сизмәс, күрмәс, ишетмәс хәлгә килә. Каралган бәгырьләрне ничек агартырга? Авырган калебләрне ничек терелтергә? Мәрткә киткән күңелләрне ничек уятырга?
Аллаһы Тәгалә: «Әй бәндәләрем, сез көне-төне хаталанасыз, ә мин бар гөнаһларны да гафу итәм. Миннән гафу сорагыз, сезне кичерермен», – дип әйтә.
Җир өстендә хатасыз кеше юк. Пәйгамбәребез: «Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның да иң хәерлеләре – тәүбә итүчеләре», – диде. Рамазан – Аллаһының бәрәкәт ае, бу айда гөнаһ-хаталардан арыну, күңелләрне сафландыру башка вакытлардан күпкә җиңелрәк. Пәйгамбәребез: «Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр», – диде. Димәк, гөнаһка тартучы шайтанның Рамазанда көче дә, кешегә булган яман тәэсире дә азрак. Хәдиснең дәвамында: «Бу айда Аллаһы Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр. Уттан котылу – Рамазанның һәр кичендәдер», – диелә. Уттан котылу өчен, утка илтә торган гөнаһ юлыннан китү кирәк. Аллаһ төзәлүчеләргә бу айда ярдәмне үзе бирә.
Рамазанның төп гыйбадәте булган ураза да безгә төзәлергә ярдәм итә. Ураза тоту ашау һәм эчүдән тыелу белән генә чикләнми. Галимнәребез: «Ике нәрсә уразаны савапсыз итә: гайбәт һәм ялган», – диләр. Пәйгамбәребез: «Кем ялган сөйләү, ялган белән эш итү һәм әдәпсезлеген калдырмый, Аллаһыга аның ризыгын һәм эчемлеген калдыруы кирәк түгел», – диде. Шуңа күрә, ураза гыйбадәте ач тору гына булмаса иде. Җәбир исемле сәхабә: «Әгәр ураза тотсаң, синең колагың да, күзең дә, телең дә гайбәт һәм сүз йөртүләрдән ураза тотсыннар. Күршеңне изалаудан саклан. Тынычлык һәм җитдилектә бул. Уразалы көнеңне уразасыз көнең белән бертөсле кылма», – диде.
Әлеге елның Рамазан айларында ел әйләнәсендә керләнгән күңелләрне сафлый алсак, күңел битләренә төшкән тапларны җебетә алсак, рухларыбыз җиңел сулап куяр иде.   Быелгысы елны 15 май көнне, кояш баегач иншә Аллаһ Рамазан ае керде, беренче тәравих намазы укылды. Мөселманнар уразаны 16 майдан тота башладылар.  
Кадерле туганнар! Мизгелләрнең кадерен белик, гомерләрне заяга үткәрә күрмик. Рамазан айларыбыз бәрәкәтле булсын, ил-көннәребезгә тынычлык, татулык, бәрәкәт насыйп итсен.
Югары Ослан районы имам мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин


Ураза тотарга ният кылу 
 Сәхәр
Мөселман календарьларында күрсәтелгән “Сәхәр тәмам ” дигән баганада күрсәтелгән вакытка (җәй көннәре өчен тәкъдир кылынган вакыт буенча кояш чыгарга ике сәгать кала) сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, түбәндәгечә ният кылына: «Иләәһи нәвәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл фәҗри иләл мәгъриби хаалисан лилләәһи тә’әәләә».    (Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр рамазан уразасын тотмакка).                    
Авыз ачу
Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачканнан соң мондый дога укыла: «Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әәмәнтү вә ’әләйкә тәвәккәлтү вә ’әләә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәру мәә каддәмтү вә мәә әххартү».   (Я, Аллаһ, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Я, мәгъфирәт Кылучы, Үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл!) 
  Әгәр мөселман кешесе көндез ураза тотса, төннәрен Коръән укыса, Кыямәт көнендә аның ике яклаучысы булачак. Алар мөселманнарга Аллаһыдан ярлыкау һәм Җәһәннәм утыннан котылу сораячак. Шул ике яклаучының берсе – ураза, икенчесе – Коръән булыр. Хәдистә әйтелгән: “Ураза һәм Коръән Хисап көнендә Аллаһының колын яклаячак. Ураза әйтер: “Йә Раббым, көндез мин аны ризыксыз вә сусыз тилмерттем, шунлыктан мин аның өчен Синнән ярдәм сорыйм”. Коръән әйтер: “Йә Раббым, мин аны төнге йокысыннан калдырдым, шуңа күрә аңа Үзеңнең рәхмәтеңне ирештерсәң иде”. Аларның үтенечләре кабул ителәчәк” (Әхмәд ибне Хәнбәл, Мүснәд).

 
 

               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: