Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Ифтар залында кунакта

Бу көннәрдә барлык мөселман халкы Ислам диненең бер баганасы булган уразаны үтиләр. 26 -27нче май көннәрендә Казан теннис академиясендә VI Республикакүләм ифтар оештырылды.

26нчы майда ифтарга республиканың  мөселман ирләре җыелган булса, 27нче майда – хатын-кызлар өчен ифтар оештырылды. 27нче майдаVI Республикакүләм хатын-кызлар ифтарында Югары Ослан районыннан да мөслимәләр катнашты. Республикакүләм ифтарның программасы матур концерт белән башланды.Татарстан республикасының барлык районнарыннан килгән мөселман хатын-кызлары каршында  Татарстанның Диния нәзарәте җитәкчесе Камил Самигуллин  ураза аеның  кыйммәте турында чыгыш ясады. Матурлык сөюче гүзәл затларыбыз – мөслимәләргә мөселман хатын-кызлары киемнәре күрсәтелде,  мода яңалыклары тәкъдим ителде. Җәмәгать белән башкарылган ахшам намазыннан соң барлык хатын-кызлар ифтар залына кереп кунак булды. Югары Ослан районы мөслимәләре төркемен Фәридә Рәхимҗан кызы Янтыкова җитәкләде. Безне шундый матур чарага оештырып җибәрүче район җитәкчеләребезгә  олы рәхмәтебезне белдерәбез. 
Фәридә Зарипова,  Введенка Бистәсе  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь Ифтар Ураза байрам Ураза байрам

2
X