Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Гүзәл һәм тылсымлы бер дөнья

Матюшино урта мәктәбендә “ Халыкара туган тел” көне бик кызыклы һәм эчтәлекле узды.

Кеше үзенең телен, мәдәниятен сакласа, ул үз халкының чын вәкиле булып санала. 
21нче февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә “ Халыкара туган тел” көне бик кызыклы һәм эчтәлекле узды. Мәктәптә көне буе рус һәм татар халык көйләре һәм җырлары яңгырады. «Безнең казанышыбыз» күргәзмәсендә укучылар татар һәм рус әдипләренең китаплары белән таныштылар. Укытучылар башлангыч сыйныф укучылары өчен мәкальләр һәм әйтемнәр буенча «Уйна да, эшне дә бел» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. 
Тел белгечләре укучылар белән үзеңнең туган телеңне өйрәнүнең мөһимлеге һәм үз халкыңның мәдәни кыйммәтләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү турында «Тел – ул гүзәл һәм тылсымлы бер дөнья!”темасына әңгәмә үткәрделәр. 
«Минем туган телем» дигән чараны алып баручылар халыкара туган тел көнен игълан итү тарихы турында сөйләделәр. 
Бәйрәм көнендә 1-7нче сыйныф укучылары тәнәфесләрдә рус һәм татар халык әкиятләрен укыдылар. Ә өлкән класслар халык әкиятләрен курчаклар ярдәмендә уйнап күрсәттеләр. 
Бәйрәм көне “Туган телләрне яхшы белүче” конкурсы белән тәмамланды. «Әкиятләр» һәм «Табышмаклар» командалары табышмаклар чишүдә, тизәйткечләр әйтүдә ярышты. Чараларда катнашучылар үзеңнең туган телеңне яхшы белү ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә тагын бер кат инандылар.
Римма Шарафиева, Матюшино мәктәбе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжска новь День родных языков Татар телем