Волжская новь

Авылымның күркәм кешесе

Татар Макылы китапханәсе туган якны өйрәнү юнәлешендә күп эш алып бара. Бүген биредә төрле хезмәт кешеләре турында язылган папка-альбомнар тупланмасы саклана. Анда сугышта катнашкан авылдашлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, укытучылар, донорлар һәм башкалар турында кызыклы мәгълүматлар алырга мөмкин.

Реклама

Сезгә сөйлисе кешем, Сафин Марат Габдерахман улы. Әүвәл атасы турында берничә сүз. Ул сугыш башланган елны үз фикерен белдергән өчен репрессияләнә, һәм 15 елга ирегеннән мәхрүм ителә. “Халык дошманы “ исеме аның гаиләсенә бик күп кыенлыклар китерә. Ачлык,  беркайдан да ярдәм көтәргә мөмкинлек булмавы, гаиләне – хатыны Минҗамал  апа белән алты баласын авыр хәлдә калдыра.  Аталары 15 ел Красноярск өлкәсендә сөргендә була. 
  Балаларны ачлыктан коткару максатыннан әниләре өйдәге бар нәрсәне сатып җан сакларлык азык-төлек таба. Ул чорда бик күп нәрсәгә налог түлисе барын да исәпкә алсак, ничек яшәделәр икән дип баш ватасың. Алты җан Нурдидә, Надирә, Нариман, Марат, Акълимә һәм Эдуард. Ана кеше һәр баласына җанын бирә, иң авыр елларда да җил- яңгырдан саклагандай саклый. 
Мин һәрберсе турында аерым сөйләп тормыйм, алар бар да тормышта үз юлларын табып, хезмәтләреннән тәм табып яшәделәр. Дүртенче бала Маратка әтисе киткәндә алты яшь була. 1943 нче елда өстенә ертык фуфайка, аягына чабата киеп Марат беренче сыйныфка Татар Макылы авылы башлангыч мәктәбенә укырга бара. Бишенче –җиденче сыйныфларны Олан авылында дәвам итә. Якын тирә авылларда  урта мәктәп булмау сәбәпле, укуны туктатырга туры килә. Чөнки 30 километр ераклыктагы Югары Ослан урта мәктәбенә барып йөрү бик зур мәсьәләгә әйләнә. 
Шуннан, 1950 нче елда Татар Макылы авыл халкын берләштергән  “Алга” колхозында аның хезмәт юлы башлана. Әүвәл, әнисе белән сарык фермасында эшли, аннан ат көтә. Бу инде җәяү йөрү түгел, ни дисәң дә атта җилдерү.  Атка атланып бик оста йөри, атлар, хайваннар телен аңлый, аларга бөтен игътибарын биреп, үз эшеннән тәм табып эшли. Шулай булмаса, ул Сабантуйларда катнашып бүләкләр ала алыр идемени. 
     Бәлки шул чорда аның сайланасы һөнәренә нигез салынгандыр да эле. Ул чорларда бар эш  ат белән башкарыла, шуңа атларның таза, сәламэә, эшкә яраклы булуы авыл җитәкчеләренең игътибарында булган, бу хәтта район күләмендә зур җаваплылык таләп иткән. Үз эшен яратып,башкарса да, уку теләге һич тынгылык бирми.  Ул Казанга китә, анда эшче-яшьләр өчен оештырылган  кичке 15 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфына укырга керә. Мәктәп аны үзенең шефлык иткән заводына эшкә урнаштыра. Ниһаять, беренче хезмәт хакын ала. Тамагы туйганчы ашар өчен ике буханка ипи белән бер килограмм маргарин мае алып фатир хуҗасы Зина апаны  өнсез калдыра.  Авыл малаеның күптәнге хыялы тормышка аша. Ул эш белән укуны бергә алып бара, унынчы сыйныфны тәмамлап, документларын  алып, Казанның ветеринария институтына юл тота.  Керү экзаменнарын уңышлы гына тапшырып, уку  җәмәгать эшләрендә  актив катнашып үтә. Җәйге  студент отрядлары белән чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша, ул җитәкләгән бригада мактау кәгазе һәм комсомолның үзәк комитеты значогы белән бүләкләнә. Ә җитәкчегә - исеме язылган кечкенә калибрлы ТОЗ-8 винтовкасы тапшырыла.
Аннан аның бәхетенә үзе укыган институтның яңа уку корпусын төзүдә дә катнашырга туры килә. 1952 нче елның 10 нчы августында  төзүчеләр көне уңаеннан  Татарстан Республикасы Президиумының  Югары советы  исеменнән мактау кәгазе белән бүләкләнә. Биш ел уку шулай дәвам итә, аннан аспирантура. Эш, яңа ачышлар, диссертация язу, аны яклау. Гомер үтә, менә ул профессор, академик, атказанган ветеринар врачы.  Илебез аның хезмәтен югары бәяләп Дан билгесе (Знак Почета) ордены белән бүләкли, сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда халык хуҗалыгында куйган хезмәтләре өчен  “Фидакарь хезмәт өчен” (“ За доблестный труд”) медале белән бүләкләнә.Ул фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты.
Уңышларга ирешүдә тормыш иптәше Мәдинә Зариф кызының да өлеше зур. Чөнки илебезнең үсешендә армый талмый эшләүче кызлары алар үрнәгендә укып уңышларга ирештеләр. Олы кызлары  Чулпан берничә ел элек фаҗигале төстә вафат булды, ул Казан дәүләт академиясенең ветеринария  медицинасы институтының доценты, ветеринария  фәннәре докторы  иде. Икенче кызлары Диләрә - ветеринария фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы ветеринария идарәсе инспекторы булып хезмәт итә.
Быел 8 май көнне Марат Габдрахмановичның үлүенә бер ел тулу уңаеннан, ул эшләгән институтта Марат  Сафинга мемориаль такта куелды. Бу авылдашыбызның ил алдында күрсәткән хезмәтләре гаҗәеп югары бәяләнүен, аны хөрмәт итүләрен күрсәтә. 
Мәдинә Хисамова, Татар Макылы  

               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: