Волжская новь

Ана назы бүләк итим сиңа

Кечкенә Гадел менә бер ел инде әтисе белән генә яши. Әнисе, авырудан терелә алмыйча, газиз сабыен калдырып, бу дөньядан китеп барды.

Әтисе Гаделне уятты да ишегалдына чыгып китте.  Элегрәк әнисе уяткан чакларда урынында иркәләнеп ятарга яраткан Гадел хәзер әтисе бер эндәшүгә үк сикереп тора. Ул кергәнче юынып, киенеп куясы бар, чөнки иртәнге ашны ашауга, берсе – эшенә, икенчесе мәктәбенә юл тотачак. 
Һәрвакыттагыча тыныч кына чәй эчтеләр. Ара-тирә берничә сүз әйтеп куюны санамаганда, алар бөтенләй диярлек сөйләшмиләр. Әтисе шаян сүзле, ачык кеше булуына карамастан, әниләре үлгәннән бирле, бөтенләй үз эченә бикләнде: аз сүзлегә әйләнде. Бик ярата иде шул әтисе Гаделнең әнисен. Бу яшь гаиләдә яратышу-сөешү мәңгелеккә урнашып калган иде диярсең, тик язмыш аларга үтә дә нык рәхимсезлек кылды: әнисез калдырды, бәхет дигән нәрсәне, тормыш ямен бер мизгелдә юкка чыгарды. Их, нигә дип инде әнисе аларны ялгыз калдырып китте? Әллә соң Гадел кайбер чакларда тыңламыйча, артык шукланып әнисен рәнҗеттеме икән? Нинди матур яшиләр иде бит! Аларның бәхетен кемнәр генә урлап китте икән соң? Кичләрен йокларга ятканда, әнисе җылы йомшак куллары белән Гаделнең чәчләрен сыйпый, назлы тавышы белән иркәләп, әкиятләр сөйли торган иде. Хәзер ул төшләрендә еш кына әнисе белән сөйләшә. “Әнием, мин сине гел яратырмын, каз бәбкәләрен дә үзем саклармын. Әнием, син беркайчан да минем янымнан китмәссеңме? ”, – ди ул, аңа сыенып. Әнисе елмаеп карап тора да әкрен генә каядыр юкка чыга. Инде менә ничә тапкыр: “Әнием, китмә!” – дип, үз-үзен белештермичә, урыныннан сикереп торганы булды Гаделнең. Әле уянгач та, төшеннән тиз генә айный алмыйча, мөлдерәмә яшьле күзләре белән як-якка карап, әнисен эзләп азаплана. Күргәннәренең төш кенә булуын аңлагач, ул бик күңелсезләнә, үртәлә иде. Бүген дә менә әнисен искә төшерде. Әтисе эндәшкәч кенә, ул балаларга хас булмаган авыр уйларыннан айнып киткәндәй булды. Иртәнге аштан соң аталы-уллы өйдән чыктылар. 
Алар мәктәп тыкрыгына җиткәч, икесе ике якка киттеләр. Ишегалдының бер почмагында аларның сыйныфы тузган умарта күчедәй гөжли иде. Тиздән бар да беленде: икенчеләргә яңа укытучы киләчәк икән. Сыйныфташларының куанычы тиздән Гаделгә дә күчте. Аның сабый йөрәге ниндидер көтелмәгән шатлык киләсен сизенгәндәй алгысып куйды. Иртәнге күңел төшенкелеге дә юып алгандай юкка чыкты. 
Дәресләр башланасын белдереп, күңелле кыңгырау тавышы яңгырады. Бары да сыйныф бүлмәсенә ашыктылар. Ишек янында нәкъ әнисенеке төсле зәңгәрсу күлмәк кигән бер апа басып тора иде. Яшь укытучының һәр хәрәкәте, эчкерсез елмаюы, назлы тавышы – һәммәсе дә Гаделнең әнисен хәтерләтә иде. “Әни, әнием,” – дип пышылдады малай, иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә ачып. Аның уйларын укытучы бүлдерде. Ул малайның гаҗәпләнүдән зур булып ачылган күзләренә яратып һәм үз итеп карап: “Я, нишләп тукталып калдың, әйдә, рәхим ит,” – диде.
– Әйдәгез, балалар, танышыйк. Мин Назлыгөл апагыз булам, сезнең сыйныфның җитәкчесе. Апалары шулай дип әйткәндә, меңләгән көмеш тәңкәләр чылтыраган төсле тоелды Гаделгә. Бу минутларда аннан да бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен. Малай бар дөньясын онытты: моңсу күзләрен тутырып, Назлыгөл апасын күзәтте, аның сүзләрен йотлыгып тыңлады. Апалары һәр баланың исемен сорашты, аларга нинди дә булса ягымлы сүз әйтергә дә өлгерде. Менә ул Гадел янына килеп басты, назлы куллары белән йомшак кына итеп аның чәчләреннән сыйпап алды. Малайның бөтен тәненә, җанына рәхәт җылылык таралды. Гаделнең сизгер йөрәге алдамады: бу апа аның әнисе кебек бик тә йомшак күңелле икән бит! Аның әнисе генә шулай итеп иркәли белә иде. ”Әнием,” – дип, Назлыгөл апасына сыенасы, әллә нинди сүзләр әйтәсе килде аның, тик үзен тыеп калды: берни дә сиздермәде. Апасы нидер әйтте сыман, ләкин малай укытучының сүзләрен аңлар хәлдә түгел иде: керфекләре астына яшеренгән моңсу күзләреннән тәгәрәп чыккан яшь тамчылары ике бите буйлап тәгәрәде. Яшь укытучы малайның бу халәтен сизеп алды. Мәктәпкә килгән көнне үк аңа сыйныфта анасыннан ятим калган бер бала барлыгы турында әйткәннәр иде инде. Бу, һичшиксез, шул бала иде. Назлыгөл элеккегедән дә иркәрәк тавыш белән: 
– Үскәнем, ә синең исемең ничек? – дип сорады. Малай, күзләрен тутырып, аңа карады һәм ярым пышылдап:
– Гадел, мин болын ягы урамында яшим, – диде.
Малайның сагышлы тавышы Наз­лы­гөлнең йөрәген тетрәндерде. Кинәт кенә аның бу баланы кочагына алып сөясе, җылы сүзләр әйтеп юатасы килде. 
Дәресләр беткәч, укытучылар үз бүл­мәләренә җыелдылар. Беренче тәэсирләре белән уртаклаштылар, уку елының башлануына балалардан да бигрәк алар сөенгәннәр икән. Назлыгөл генә шатлыклы авазларга, ыгы-зыгыга кушылып китә алмады. Ул тәрәзә янына барып басты да үз уйларына чумды.
Бүген кызның күңеле иртәдән үк никтер урынында түгел: нидер булыр төсле, тормышында нәрсәдер үзгәрер сыман тоелды. Бер ел элек өйләнешергә вәгъдәләшкән егете Салих белән үзләре оя корачак йортны барып карарга иде бүген исәпләре. Шул уйлар тынгылык бирмиләрме соң әллә? Алай дисәң, тик нигәдер бу турыда уйлыйсы да килми, югыйсә сөенергә сәбәп тә юк түгел. Юк, уйлары аның бөтенләй икенче, көтелмәгән юнәлештән ага иде. Яшь укытучының бөтен барлыгын, йөрәген Гадел турындагы уйлар биләп алган иде. Нигәдер аны тагын бер кат күрәсе, кечкенә гәүдәсен кысып кочасы, юатасы, тагын әллә нинди ягымлы сүзләр әйтәсе килде. 
Бик кечкенәдән әти-әнисез калган Назлыгөл балалар йортында тәрбияләнеп үсте. Башта мәктәптә укыды, аннан соң югары белем алды. Бүген ул беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән яшь укытучы. Аның нәни сабыйларга белем бирәсе, үзе белгәннәрне өйрәтәсе килә. Әйе, ул бик яхшы укытучы булыр, бик күпләрнең якын киңәшчесенә әйләнер, тик Гадел кебекләрнең күңеленә ачкыч ярата алырмы? Андыйларны бәхетле итү өчен, гади укытучы булу гына җитми, ә аналары бирә алмаган назны да, йөрәк җылысын да мул итеп бирергә туры киләчәк. 
Яшь кыз йөрәгеннән ташыган хисләр аның бөтен күңелен, зиһенен тутырдылар. Бу хисләр аны кечкенә Гаделгә ана назы бүләк итәргә, аңа бүтәннәр бирә алмаячак җан җылысын бирергә чакыра иде. Әйе, Гаделгә әни кирәк. Үзе дә ятимлек ачысын татып, ана назын күрми үскәнгәме, ул моны бик ачык аңлый һәм белә иде. Башка балалар әниләренә иркәләнгәндә, Аллаһы Тәгалә шундый язмыш сынавын нигә миңа гына бирде икән дип, аулак урында яшеренеп, күпме тапкырлар үксеп-үксеп елады ул. Йөрәге, ачы язмышка рәнҗеп, ничә еллар әрнеп сулкылдады. Юк, Гадел ул күргәннәрне күрергә, ул кичергәннәрне кичерергә тиеш түгел! Моңарчы үзен чолгап алган билгесезлек юкка чыкты. Кинәт ул, көн буе үзен басып торган уйларыннан айнып, ныклы бер карарга килгәндәй, тиз-тиз атлап бүлмәдән чыгып китте. Назлыгөл язмышының нинди борылыш аласын ачык белә иде инде: кыз Гадел өчен ана булачак!
Бераздан аның очып барган сыман җиңел адымнар белән болын ягы урамына таба китеп баруы күренде. 
Роберт Миңнуллин

Реклама

               

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: