Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Укытучы – бөек исем

Укытучым - Әнвәр кызы Римма Шәрәфиева һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек эчкерсез һәм тыйнак кеше.

Укытучы. Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның
олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме, балаларны
яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер. 
Әнә шундый абруйлы укытучыларның берсе, 1958 елның 3 июлендә Томск шәһәрендә туып, Югары Ослан районы Ватан авылында үскән Шәрәфиева (Файзуллова) Римма Әнвәр кызы. Матюшино авылы гомуми урта белем бирү мәктәбендә 41 ел дәверендә  балаларга белем бирүче һәм чын дәрәҗәсендә бу бөек исемгә лаек математика укытучысы. Ул 28 ел буе бу төгәл фәннең нечкәлекләрен балаларга аңлатучы, бик яратып укучыларына матур җырлар өйрәтеп, милли рухта тәрбияләгән югары категорияле, “Россия Федерациясенең белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесенә лаек булган, күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән мөхтәрәм укытучы. Аның бөтен гомере мәктәпкә, балаларга, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышланган.
Балалар укытырга, тәрбияләргә аңа 19 яшеннән керешергә туры килә. Авырлыклар берсе артыннан берсе туа, күңелгә төрле уйлар килә. Ләкин яшь кыз кыенлыклар алдында каушап калмый, куелган максатына кыю атлый, хәтта мәктәп директоры дәрәҗәсенә җитә. 1973 елны Яңа-Болгар авылы сигезьеллык мәктәбен бишле билгеләренә генә тәмамлап, Арча педучилищесында белем ала. 1982 елда югары белем алып, бөтен гомерен мәктәпкә багышлый. Әдәпле-әхлаклы, тәртипле-тәрбияле укучылары шуның ачык мисалы, минемчә. Укытучым һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек эчкерсез һәм тыйнак кеше. Ул өч бала анасы, ике оныкчыгының яраткан дәү әниләре. Аның аңларга, ярдәм итәргә әзер торуы чагылган йөзен күзалдыма хәзерге көндә дә китерәм һәм миңа җиңел булып китә. Ул үзенең йомшак мөгамәләсе аркасында балаларның күнелен яулап ала белүе, барыбызга да бертөрле карашта, һәркемне дә
тигез күрә белүе белән минем күңелемдә мәңге сакланыр. Аның янына кайчан гына 
киңәш сорап килмә, ул һәрчак сиңа ярдәм кулы сузарга тырыша, үзенең яхшы киңәшләрен бирә. Ул үз укучыларын милләте белән горурланырга өйрәтә, татар халкына карата хөрмәт хисләре тәрбияли.Үзенең туган якларын, туган районын, туган авылын, аның кешеләрен яратуын үзенең шигырьләрендә, җырларында чагылдыра, бөек укытучым.
Хөрмәтле Римма Әнвәр кызын чын күңелдән булып үткән олы бәйрәме -
туган көне белән тәбрик итәбез. Сезгә бәхетле, озын гомер, күтәренке кәеф, эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тыныч көннәр һәм өметле киләчәк телибез. Һәрвакыт шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, олы җанлы, киң күңелле булып калыгыз. Киләчәктә дә дусларыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын, туганнарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, хезмәтегездән тәм, тормыштан ямь табып яшәсәгез иде. 

Яңа-Болгар авылы мәктәбенең 1979 елгы чыгарылыш укучылары исеменнән Сания Сәлимуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь люди района Юбиляры земляки