Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Сугыш кайтавазы

Сугыш беткәнгә ни гомер, ә билгесез югалганнар һаман табылып тора.

7 нче ноябрь көнне  Мәскәүдән районга   Татар Макылы авылында туган кызыл армия солдаты Валеев Ярхамне эзләүдә булышуны сорап хат килә. Аны күрсәтелгән авыл җирле идарәсенә юллыйлар. Аннан хат китапханәчеләргә тапшырыла. Чөнки  авыл китапханәчеләре “Халык батырлыгы” сайтыннан күп кенә авылдашларының сугышчан батырлыклары турында мәгълүмат җыйганнар иде инде.  Китапханэ фондында “Хәтер” китабын бастыруда зур өлеш керткән  Черепанов Михаил Валерьевич белән эшләгәндә  дә ярыйсы гына документлар тупланды.

   2018нче елның 4 нче ноябрь көнендә Мәскәү өлкәсендә казу эшләре алып баручы  эзтабарлар Руза шәһәр округының Редькино авылы тирәсендә ике совет солдатының медальонын табалар. Бу 144 нче укчылар дивизиясенә кергән  612 нче укчылар полкның беренче укчылар батаольонындагы беренче укчылар ротасы сугышчыларыныкы икәне билгеле була. Алар якынча 1941 нче елның 15нче 18 нче ноябрь көннәре аралыгында һәлак булганнар дип фараз ителә. Чөнки Мәскәү өчен барган көчле бәрелешләр бу җирдә бик каты була. Нәкъ 41 нче елда Кызыл мәйданда парад булган чак та ерак түгел, бу рота сугышчылары шуннан яуга китүләре булу да мөмкин.

   Хәбәрсез югалган солдатларның исемнәрен илгә, гаиләләренә кайтару өчен эзләнү отряды әгъзалары күп көч куялар. Мәсәлән, табылган медальонның язуын укып, сугышчының туганнарын эзлиләр, алар белән аралашып, билгесез ссолдатны җиргә иңдереп, кабер өстенә исемен язалар.

   Каядыр хәбәрсез югалган солдатны тапкан дисәләр, әле ышанып та бетмәс идек. Ә Татар Макылы егете 1922 нче елгы Валеев Ярхәм Нургали улының медальоны табылу - бу хәбәргә ышанмый мөмкин түгел. Аның сеңелләре Фәузия, Гөлкәбирә, Нурзия,  Мөлсәмирә апалар абыйларын бик озак еллар эзләделәр, менә ниһаять аның сугышчан юлы билгеле булды, бу хәбәрне бүген Нурзия апа гына ишетә  ала, чөнки Ярхамулла абый 77 ел хәбәрсез югалганнар исемлегендә булды. Шулай да сеңелләренең балалары, оныклары Мәскәү һәм Казан эзтабарлары белән аралашып, туганнарының һәлак булган урынын белделәр.

Шунысы куанычлы эле Ярхам абыйны хәтерләүчеләр бар, төгәл вакыты билгеле булмаса да, якынча декабрь аенда күчереп күмү чарасына бару мөмкинлеге дә булыр. Алар ике сугышчы, бик янәшә булганнар. Икенче сугышчы өлкән сержант Ставрапольның Невинномысска җирлегеннән. Аның да бер туган апасының оныгы табылган.

Бу гаилә турында бик күп сөйләп булыр иде. Аның  әтисе Нургали абый таза хәлле эш сөючән крестьян, колхозлашуның беренче көннәрендә үк колхозга кергән, җитештергән товарның артыгын сатып нык  басып яшәгән.  Югарыдан килгән план буенча авылда кулак исеме тагарлык кеше табылмагач, агалы –энеле Валеевларны кулга алып, төрмәгә озаталар. Гата абый соңрак китү сәбәпле, язмыш аңа тыныч гомер бүләк итә, ә Нургали абый  Калинин исеменнән “гаепсез” дигән  документы булсада, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп ун елга Хабаровск төрмәсендә гомерен үткәрә. Ә хатыны биш яшь баласы һәм  алтынчы баласы белән көмәнле килеш кулак хатыны исемен күтәреп яши. Эшеннән, торыр җиреннән, кыскасы барлык хокуклардан мәхрүм ителә. Менә шул гаиләдә әнисенең ярдәмчесе булып Ярхамулла үсә дә инде. Алар күргәнне язып бетерү мөмкин түгел. Нургали абый 1941 нче елның 22 апрелендә авылга кайта һәм гомеренең соңгы көненә кадәр колхозда эшли. Шул турыда китапханәдә эле күптән түгел генә -сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә  сөйләгән идек. Бер атнадан  Мәскәү өчен барган бәрелештә һәлак  булган  Ярхамулла абый турында хәбәр алдык.  Әйтерсең ниндидер закончалык  бар бу хәлләрдә. Еллар тыныч булсын иде, исән-имин  яшәсәк иде алгы көннәребездә диясе килә.

 Ярхам абый турында белүчеләр булса Татар Макылы китапханәсендә сезне көтеп калабыз.

Мәдинә Хисамова, Макыл авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь Эхо войны Возвращение

2
X