Мин бүген яшәвем белән бәхетле
Бакча-Сарай авылында яшәүче Гөлсинә апа Сибгатуллина якын арада үзенең 80 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.
Ул Минзәлә районы, Дусай-Кичү авылында күп балалы гаиләдә төпчек кыз булып дөньяга килә. Балачагы бик авыр сугыш елларына туры килү сәбәпле, Гөлсинә апага әни назында иркәләнеп үсү, һич тә насыйп булмый.
“Өстемә кияргә киемем булмау сәбәпле, укырга да вакытында бара алмадым”, - дип искә алды уфтанып Гөлсинә апа. Булган бит заманалар, әйтеп кеше ышанмаслык.
Укып үсмер кыз булгач, Дусай-Кичүдә төрле эшләрдә эшләп, хисапчы вазифасын башкара. Ходай язганы улгангамы, эшендә кыскартылуга эләгеп, эш эзләп кыз Казан шәһәренә юл тота. Кешегә бәхет ничек авыр бирелсә, ул аның тәмен тоеп, кадерен белеп яшәргә омтыла бит. Менә Гөлсинә апа да шулар рәтендә булып яшәү тәмен, кадерен белеп гомер итәргә хыяллана вакытында. Үзенең тормыш юлын бик тыйнак кына ерактан бәян итүдән башлады.
Тормыш иптәше Рәүф абый белән алар бик тә кызык танышалар. Гөлсинә апаны эшләгән җиреннән командировкага, шушы безнең якларга, эшкә җибәрәләр. “Бер әбидә торып эшләп, атнага бер кайта идек”, - дип сүзен дәвам итте героем. Шунда Рәүф абый кызның игътибарын үзенә җәлеп итү теләге белән яна башлый, көнне тизрәк үткәреп, кичен түземсезлек белән Гөлсинә апа янына ашкынып килә торган була. Мәхәббәте көчле булган, күрәсең. Һәм үзенекенә ирешеп, Гөлсинә апа белән кавышып, матур гына гаилә корып яши башлыйлар. Берсеннән берсе матур балалар дөньяга аваз сала. Бер кыз, ике игезәк малайлары тугач, әти кешенең шатлыгы чиксез зур була. Яшәү дәверендә, һәркемдәгечә матур тигез тормыш турында хыялланып, күркәм гаилә учагы сүндерми бик озак еллар иңгә-иң куеп тормыш арбасын тигез тарталар алар. Рәүф абыйны да: “Бик тырыш иде”, - дип искә алды тормыш иптәше.
Гөлсинә апа үзе дә чисталыгы белән таң калырдай ханым, бар яктан да тәңгәл килгән, дияр идем. “Уңган кешенең өенә кереп торасы юк, урам ягыннан тәрәзәсе аша белеп була”, - дигәннәр бит. Әле сиксән яшендә булса да, бар тирә-юне пөхтәлегенә исең китмәле. Бер эштән дә курыкмый, нинди эш туры килсә, шул эшне башкарып чыгаруына ышанып, тырышып эшли. Башта фермада эшли, аннан соң Матюшино авылы артында таш эшкәртү карьеры ачалар, һәм шул оешмада, лаеклы ялга чыкканчы, бункер йөкләүчесе булып эшли. Бу эшне ирләрнең генә көченнән килә торган авыр хезмәт, дип беләм мин. Ире, Рәүф абый да шул ук оешмада механик вазифасын башкара торган була.
Менә шулай көн артыннан көн үтеп, гөрләтеп яшәп ятканда, аяз көнне яшен суккандай итеп, Гөлсинә апа уйламаганда гына тол кала. Рәүф абый үзе белән Гөлсинә апаның бәхетен дә алып киткән диярсең. Югыйсә, гаилә бәхетен ир белән хатын икәү бергә төзи бит. Алар да матур гаилә булырбыз, - дип хыялланганнардыр, минемчә. Хыяллар гына бер мизгелдә челпәрәмә килә. Гөлсинә апа ниләр күрми, ниләр генә кичерми шул кечкенә генә йөрәге аша.
Ике игезәк уллары армия сафларына китеп, шуннан әйләнеп кайткач, игезәкләрнең берсе, Рифат фаҗигале үлем белән гүр иясе була.
Хәтерләсәгез 2011 елның матур җәй аенда, ниндидер гарасат чыгып иделдә “Болгария” теплоходы батып, күпме кешене су астына алып китә. Кем уйлаган, шул теплоходта Гөлсинә апаның кызы, Сиринә, гаиләсе белән булыр диеп. Әҗәл дигәне шунда сагалап торган күрәсең. Бала чагы су буенда үтеп, суда балык үзен ничек хис итсә, Сиринә дә шулай бик оста йөзә торган кыз иде, югыйсә. Бик каты дулкын теплоход өстеннән чыгып китә, һәм Сиринә белән оныгы Камиләне дулкын үз кочагына ала. Шунда каты бәрелеп имгәнәләр күрәсең, көчле дулкын ана белән баланы икесен ике якка аера. Ире Нияз ничә тапкырлар су астына чумып эзләп караса да, таба алмый.
Шул вакытта Гөлсинә апа иң кадерле кешеләрен югалта.
- Менә шул фаҗигале хәбәрне ишеткәч, бер мизгелгә аяк астыннан җир убылып, дөнья тукталган кебек булды, - дип тирән хәтирәләрен яңартты героем.
Бар яклап та ярдәмләшеп торган кызын, оныгын югалткач, ничек түзде икән бу ананың йөрәге? Түземлеге инде ходайдандыр дип беләм, биш вакыт намазын укып, саулыгын, сабырлыгын сорап көн күрә Гөлсинә апа бүген.
Әйе, бу хәсрәтләр бер дә яраларсыз калмагандыр, бигрәк тә саулыгына зыян китергән яралар алар, берничә тапкыр пычак астына керергә туры килә үзенә дә. Шулай да көр күңелле, тыйнак хатын икәнен беләм мин аның.
Дөнья дәвам итә, әлбәттә, гел елап кына түгел, матур хәтирәләргә бирелеп, бергә булган чакларын искә төшереп үткәргән көннәре дә күп аның. Шул мизгелләр аңа яшәргә көч биреп тора әле бүгенге көндә. Игезәкләрнең берсе, улы Ринат белән бергә яшиләр бүген. Ринат аның бик зур ярдәмчесе, ул да биш вакыт намазлы бүген.
Әйе бер Гөлсинә апага бик күп бирелгән хәсрәтләрдер болар, шулай да тормыш дәвам итә, вакыт бара, ә вакыт йөрәккә дәва диләр, бәлки шулайдыр да, тик ул тирән яраларны вакыт кына төзәтә алмас мөгаен. Алла сабырлык бирсен үзенә, аңа юбилее уңаеннан шатлыклы матур картлык теләп, тапкан малының бәрәкәтен, рәхәтен күреп яшәргә язсын, картлыгында матур көннәре күп булса иде,- дигән теләктә калам мин.
Гүзәлия Гыйбадуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев