Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Исра һәм Мигьраҗ мәгънәсе һәм әһәмияте.

2 апрель көнне кояш баткач Миграҗ кичәсе башлана.

Пәйгымбәребез Мөхәммәд Мостафа үзенә пәйгымбәрлек иңгәннән соң, ун ел кешеләрне иманга, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанырга өндәде. Яхшылык кылырга кирәклеген өйрәтте, әмма иманга килүчеләр,  иман китерүчеләр гаять дәрәҗәдә аз иде. Шушының өстенә пәйгымбәрлекнең унынчы елында Мөхәммәдне тәрбияләп үстергән, аңа таяныч булган агасы  Әбү Талиб үлеп китә. Аңа терәк, таяныч булган хатыны Хадичә вафат була. Бу ике вакыйга бер-берсеннән бары тик санаулы көннәр белән генә аерылдылар һәм Рәсүлулла калебе кайгыдан һәм авыртудан тетрәнде. Шуңа күрә пәйгымбәрлекнең унынчы елын кайгы елы диләр. Корәешләр аны ачык эзәрлекләделәр һәм бертуктаусыз һөҗүм иттеләр. Шулай итеп, бер кайгы икенчесенә өстәлде һәм Пәйгымбәр корәешләрнең эзәрлекләүләре тәмамлануыннан өметен өзеп, кешеләрне дингә өндәр өчен Зәед бине Харис белән бу каладан ерактарак булган Таиф шәһәренә баралар. Тайф әһелләре дәгъватына җавап бирерләр яисә аңа тору урыны белән һәм кабиләдәшләре белән көрәшүгә ярдәм итәрләр, дип уйлаган иде. Әмма ул анда ярдәм дә һәм яклау да күрмәде, киресенчә Тайфта ул корәешлеләрдән күрмәгән рәнҗеш һәм мәсхәрәгә тап булды, аларны начар каршыладылар, ташлар атып куып җибәрделәр. Пәйгымбәрнең аяклары ярылып, канап бетте һәм шушы шәһәрдән чыккачтын Мөхәммәд дога кылды, ләгнәт кылмады.

Бу безнең өчен зур бер гыйбрәт булып тора. Без берәр кешенең кечкенә генә зарарын күрсәк, аннан ничек итеп үч алырга белмибез. Йә булмаса, кеше аркылы гына яман сүз ишетсәк тә, үч алырга йөрибез. Ә Пәйгымбәребез Мөхәммәд үзен ташлар атып куып чыгарганнан соң да, Таиф халкын һәлак итүдән баш тарта, үч алмый. Аның сабырлыгын үзебезгә үрнәк итеп алырга кирәк, чөнки бу Корьән аятына муафыйк була: ачуларыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез. Аллаһы Тәгалә каршысында сөеклеләрдән булырсыз. Пәйгымбәребез менә шушы вакытта ачуын тоеп кала  һәм аның сабырлыгына бүләк итеп Аллаһы Тәгалә аңа Рәҗәб аенда Мигьраҗ сәяхәтен ясатты.

Аллаһы Тәгаләне: “Тел һәм тән гыйбәдәтләре барысы да фәкать Синең өчен генә” диеп каршылады. Аллаһы Тәгалә:”Аллаһының Рәсүленә Аллаһының сәламе, бәрәкәте булсын”- дип сәламли. Пәйгымбәрәбез:“Сәлам шулай ук Аллаһ юлында йөргән башка изге затларга да булсын” – дип җавап кайтара. Шуннан соң бөтен фәрештәләр:“Күңелемнән гауһлык бирәмен ки, Тәхкыйк Мөхәммәд Аллаһы Тәгаләнең колы вә-илчеседер”- дип Шәһәдәт кәлимәсен әйтәләр. Менә без боларны кайчан әйтәбез? Намазда, кагьдәдә, “әттәхият” кә утыргач әйтәбәз. Без “әттәхият”тә утырганда Аллаһы Тәгаләнең, Мөхәммәд фәрештәләрнең сүзен кабатлыйбыз. Шуңа күрә намаз мөселманнарның мигьраҗы булып санала. Намазда без, димәк, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез, көнгә биш тапкыр шушындый олы бәхеткә ирешәбәз. Һәм менә шушы вакытта Аллаһы Тәгалә Мөхәммәддән аның иң зур теләген сорый. Мондый сорау безләргә куелса, без әлбәттә югалып калыр идек, йә булмаса, ашыга-ашыга үзебезгә байлык сорар идек. Пәйгымбәр әйтә: “Йә, Раббым, миңа өммәтемне җәннәтле итә торган бер гыйбәдәт бир,”- ди. Аллаһ Тәгалә белән сөйләшү дәрәҗәсенә җиткәч, Пәйгымбәр үзенә бернәрсә сорамыйча, үзен, гаиләсен искә төшермичә, Аллаһы Тәгаләдән:” Өммәтемне җәннәтле итә торган бер гыйбәдәт бир”- диеп сораган. Аллаһы Тәгаләдән намаз бирелде.

Шул Мигьраҗ көне, Мигьраҗ кичәсе безнең өчен бәйрәм. Шушы көнне  Аллаһы Тәгалә җәннәткә керә торган юлны күрсәтте, җәннәт ачкычын үзебезнең кулларыбызга тоттырды. Бу дөнья - сынау дөньясы. Корьәни Кәримдә китерелгән дәлилләргә, Пәйгымбәребезнең хәдисләренә таянып, гыйбәдәт кылырга тиешбез.

Мигьраҗ вакыйгасы      

Аллаһы Тәгалә мигъраҗ кичәсендә пәйгамбәребезгә әйтте: «Теләгәнеңчә яшә - ахыр чиктә, һичшиксез, үләчәксең; теләгән кешеңне сөй - ахыр чиктә, һичшиксез, аннан аерылачаксың; ни теләсәң, шуны эшлә - ахыр чиктә җәзасын күрерсең; гамәлең хәерле бул­са- хәерле җәза, явыз икән, явыз җәза. Кешеләргә ялваруыңны ташла - аларга һичбер нәрсә дә юк. Ни теләсәң, нәрсәгә ашкынсаң - шуны табарсың, шуңа ирешерсең. Миңа дус бул, чөнки һәрнәрсә ахыр чиктә миңа терәлә, миңа барып тоташа. Дөньяга омтылма, чөнки мин сине аның өчен яратмадым.

Намаз иманнан соң гыйбадәтләребезнең башы вә иң изгесе. Сөекле Пәйгымбәребез хәдис – шәрифтә нәкъ шуны әйтә:“Намаз - мөэминнәрнең мигьраҗы”. Мигьраҗ бөекләр янына  күтәрелү, бөекләр каршына басу, дигән сүз. Мөселман намаз ярдәмендә үзен олылар, рухын камилләштерер.     

Мин Аллаһы Тәгаләдән чын күңелемнән безнең барыбызга да чын хак юлны күрсәтүен һәм дөрес юлга чыгаруын, безне туры, хак юлны дәвам иттерүчеләрдән кылса иде, дип догада сорыйм.

 Гали Җиһаншин, Югары Ослан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь Духовность Мечеть