Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Ислам диненең гаиләгә карашы

Югары Ослан мөхтәсибәте район үзәк мәчетенә кунакка район гаиләләрен чакырдылар.

Әлеге чараларда Казан шәһәренең "Гаилә" мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Югары Ослан районы ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече Эльвира Яруллина, район имамнары, мәчетләр каршындагы укучылар, инвалидлар һәм картлар йортыннан олы яшьтәге инвалидлар, кунаклар катнаштыла

Кичә Корьән аятьләрен уку һәм район мөхтәсибе Гали хәзрәтнең сәләмләве белән башланып китте. Эльвира ханым үзенең чыгышында кыскача гына районда 2018 елда теркәлгән никахлар, аерылучы гаиләләр саны белән  таныштырды һәм бу саннарны республика күрсәткечләре белән чагыштырды. Рөстәм хәзрәт яшь гаиләләрдә булган проблемалар, аларны чишү юлларын сызыклап үтте, ничек гаиләдә тату яшәргә, ата-аналарына ничек күркәм балалар үстерергә, ир хатынына гаилә тормышында үзләренең вазыйфаларын билгеләү юлларын ачыклады. Кичәдә катнашучыларга бүләккә Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтнең "Хозур" нәшрияты бастырган "Тәрбияле хатын" китабы һәм "Мөселманнар " газетасы таратылды. Чаралар җәмәгать намазы һәм кичке аш белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волжская новь семья Верхний Услон Ислам