Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Гомер бәйрәме

Матур табигатьле авылда туып үскән кешеләр киң күңелле, уңган, тырыш булдыклылар.Табигатнең юмартлыгы шулай кешеләрнең булдыклыгына күчә торгандыр.

1938елның 2 августында, Кама –Тамагы Каратал авылында Хикмәт абый һәм Мәрьям апа гайләсендә өченче бала булып дөньяга аваз салучы Фирдәүс апа нәкъ менә шундый. Гайләдә дүрт бала, сеңлесе әтиләре сугышка киткәндә әнисе карнында кала. Аларның балачагы сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә, кече яшьтән тормышның ачысын-төчесен татырга туры килә. 1941 елны алар гайләсе белән Югары Ослан районы Яңа-Юл (Шура) авылына күчеп киләләр. Әтиләре Хикмәт абый сугышка китә.

Җиденче сыйныфны тәмамлагач, баш-аягы белән дигәндәй, колхоз эшенә чума яшьүсмер кыз Фирдәүс. Сугыштан соңгы бик авыр еллар була бу.

 - Шулай итеп, без тормыш арбасына җигелдек. Сугыш беткәч, кайсыбер балаларның әтиләре сугыштан кайта башлады. Без дә, әти кайтыр дип көтеп тордык, -ди Фирдәүс апа.

Әтиләренә кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Кечкенә Фирдәүс бик каты авырый, әнисе Мәрьям апа нишләргә дә белми. Авыл мулласы, исемен алмаштырып карарга киңәш бирә, ана шулай эшли дә . Фирдәүс апага Миңлегөл исеме кушалар, авылдашлары аңа шушы көнгә кадәр Миңлегөл диеп дәшәләр. Көне-төне фермада маллар караумы, басуда ашлык үстерүме - яшь кыз бала бер эштән дә калмый. Ул алдынгылардан санала.

- Эштән куркып, баш тартып тору булмады. Печәнен дә чаптым, гектарлаган чөгендер басуларын да эшкәрттем, сыер савучы да, бозау үстерүче дә, мал көтүләрен дә көтүче будым, - дип сөйли Миңлегөл апа.

Үзе кебек уңган, тырыш авылдашы, яшь егет Миннеәхәт Нигъмәтҗанов белән дуслашып китәләр. Егет колхозда тракторчы булып эшли. Хезмәттәшләре арасында бик тә мактауга лаек киң профилле механизатор булып санала. 1957 елның декабрь аенда Миңлегөл апаның ризалыгы белән Миннеәхәт абый кызны урлап кайта һәм матур гына Яңа Юл авылында тормыш корып җибәрәләр. Тормыш юллары гел тип-тигез генә булмый шул, аның борылышлары да бар. Нигъмәтҗанов Миннеәхәт белән Миңлегөл уртак бәхетне табар өчен, күп кыенлыклар кичерергә, якын кешеләреңне югалту ачыларын да, тормыш сикәлтәләрен шактый урап узарга туры килә. 1962 елда, зур кыенлыклар белән булса да, матур итеп йорт салып чыгалар.

Миннеәхәт абый белән Фирдәүс апа гомерләре буе колхозда тырыш хезмәт куеп лаеклы ялга чыгалар. Шуңа да алар бергәләп тапкан бәхетнең кадерен белеп яшиләр. Нигъмәтҗановлар гаиләсен авылдашлары хезмәт сөюче гаилә буларак яхшы белә, хөрмәт итә. “Май чүлмәге тышыннан билгеле” ди халык. Йортларына карагач ук, монда эшчән кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора. Миңлегөл ападагы уңай сыйфатлар, Миннеәхәт абыйның тырышлыгы кызлары Гөлнур, Әлфинур, Гөлчәчәк һәм уллары Гомәргә күчкән. Алар өйдәге һәр эшне әниләре белән киңәшләшеп эшлиләр. “Киңәшле эш таркалмас”, -дигән әйтем дә бар бит әле татар халкында. Әнә шулай киңәшләшеп эшләгәнгә күрә, аларның гаилә нигезе дә һәрвакыт таза, нык , какшамас, мәхәббәтләре мәңгелек.

 Эшчән гаиләдә үзләре кебек үк эш сөючән 8 онык, 3 оныкчык үсә. Тик Миннеәхәт абый бала-оныклар, оныкчыклар куанычында озак яши алмый - моннан берничә ел элек кенә ул бакыйлыкка күчә. Урыны оҗмахта булсын. Һәрбер баласына югары уку йортларында белем алырга, чын кеше булып калырга, тормыш сукмагыннан дөрес юл табып, шул сукмактан атларга төпле киңәшләрен биреп, тырыш уңган балалар үстеделәр.

Оныклар һәм оныкчыклар өчен дәү әни, яраткан әби, балалары өчен сөекле әни булып гомер итүче Фирдәүс-Миңлегөл апа хезмәт елларында алган бик күп мактау кәгазьләрен кадерләп саклый. Август аенда ул 80 яшен тутырды. Бар яктан да җитеш каралты-курасын да бакчасын да карый, чәчәкләр, яшелчә-җимешләр үстерә, сараенда «чыр» килеп тавыклары да җырлап йөри. Шулай үз күңелен җилкенләндереп, балаларына да көч-канат биреп, алдагы көннәрендә дә исән-имин булып, алар рәхәтендә  озын-озак еллар хөрмәттә  яшәсә иде.

Сания Сәлимуллина,  Вахит авылы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь юбиляр Люди села