Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Еллар, гасырлар, сулар агышына карап

Туган як тарихын өйрәнү Югары Ослан район китапханәләре эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсен тәшкил итә.

 Алар үз эшләрендә туган якны өйрәнү буенча эзләнүләр алып баралар һәм халыкка  төбәк тарихына кагылышлы мәгълүматны тарату, авылларның  тарихын, аларның атамаларын тирәнтен өйрәнү буенча эшлиләр.
Район Үзәк китапханәсе тарихында тәүге тапкыр туган якны өйрәнүгә багышланган “Үткән заман тарихын барлап” исемле укулар оештырылды. Бу уңайдан район тарихына багышланган китаплар һәм бай мәгълүматлар тупланган шул исемдә күргәзмә эшләде.
Тирә-юньне өйрәнү укуларының максаты тарихны өйрәнү, бүгенгесен язу, мәдәниятны саклау, туган төбәкнең милли гореф-гадәтләрен саклап, аларны өйрәнү, патриотик рух тәрбияләүне тәшкил итте.
Зур масштабта оештырылган бу укулар яңа эзләнүләргә этәрде, китапханә эшчәнлегенә яңа юнәлеш - тарихны саклау гына түгел, аларны барлау, эзләү, системалы тәртипкә китерү өчен алга зур эшләр куйды.
Тирә-якны өйрәнү укуларында төрле яшьтәге мәктәп балалары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Китапханәчеләрнең һәм укучыларның эзләнүләр нәтиҗәсендә ясалган чыгышлары  бик бай  эчтәлекле булды. Бигрәк тә “Авылым тарихы”, “Шәҗәрәм” –гаилә тарихына багышланган, “Хезмәтенә күрә хөрмәте”исемле орден-медальләр белән бүләкләнүче хезмәт кешеләренә багышланган өлеше, “Районның атаклы кешеләре”  хөкүмәт бүләкләренә лаеклы район кешеләренә багышланган номинацияләре күп эзләнүләр нәтиҗәсе иде. “Ослан җирендә дини яңарыш” мәчет һәм чиркәүләр тарихын үз эченә алган өлешләре дә һәр тыңлаучыда зур кызыксыну уятты.
Күп еллар дәверендә авыл китапханәчеләре үзләренең авылларының тарихын туплау, өйрәнү, җыелган мәгълүматны билгеле бер тәртипкә китерү өстендә күп көч куялар, материалларны тематик папкаларга туплап, китапханәләрдә мини-музейлар, төбәкне өйрәнү буенча бүлмәләр оештыралар.
Районның үзәк китапханәсендә “Мин сөям һәм горурланам синең белән туган җирем" исемле туган якның тарихын өйрәнү сәгатьләре уза.  Укучылар игътибарына район китапханәсе хезмәткәрләре туган төбәк тарихына кагылышлы Идел буе талаучылары турында “Сарынь на кичку!”, янәсе “Яшисегез килсә, таларга комачауламагыз, көймәнең икенче башында тик торыгыз!” мәгънәсендә тарихи мәгълүмат тыңладылар. Печищенең биек  таубашыннан күзәтеп, елга башкисәрләре бай судноларны талаганнар. Ә үзләрен башкисәрләр тау түбәсеннән корбаннарын эзләүче лачынга тиңләгәннәр. Алар көтмәгәндә генә текә борылыштан килеп һөҗүм иткәннәр.  Елга эшен яхшы белгән көймәчеләр елга борылышларында корбанына  һөҗүм итү иң кулай икәнен, су агымы көймәне ярга чыгарасын яхшы белгәннәр. Печище авылы янында Лачын тавы шундый тарихка ия. Бу тау 1918 елда тагын бер тарихи мәгълүматка ия була. Ак чехлар Казанны һөҗүмгә тотканда, тауны үзләренең плацдармнары итеп торганнар. Әле дә пушкаларны куйган мәйданчыклар саклана. Аннары берничә ел элек кенэ чехлар үзләренең каһарманнарының исемнәрен язып  истәлек һәйкәле куйдылар. 
Түбән Ослан авылы китапханәсендә туган якны өйрәнүгә багышланган Идел пароходчылыгының алдынгы капитаны Пушкарев Леонид Васильевич турындагы туган якны өйрәнү сәгатен санап китәргә була. 
Пушкарев Леонид Васильевич 1926 нчы елның 10 нчы июнендә Түбән Ослан авылында туа. Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул гади матрос булып башлый, “Иркутск”, “Адмирал Ушаков” пароходларының капитаны дәрәҗәсенә ирешә. Белеме, тырышлыгы нәтиҗәсендә югары үрләргә күтәрелә  Идел пароходчылыгы инспекциясен җитәкли. Аның турында көчле характерлы, җаваплылыктан курыкмый, теләсә нинди очракта кыенлыкларны җиңеп чыгучы,  гаҗәеп кеше була. Ул беренчеләрдән булып берничә баржадан торган составны этеп бару мөмкинлеге турында тәкъдим итә. Ул ясаган тәкъдимнәрнең берсен “Пушкарев ысулы” дип атыйлар һәм елгачылыкта еш кулланалар. Илебез аның хезмәтен олы бәяли, аңа Ленин ордены белән бергә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, Урак һәм Чүкеч” алтын медаленә лаек була. 
Районыбызның һәр җирлеге үзенең бай тарихы, истәлекле урыннары, зур оешмалары, мәдәният учаклары белән данлыклы.
Ләйлә Сабирова, Югары Ослан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь краеведение