Еллар аша үткәнгә кайту
Авыл кешеләре аның исемен, әтисенең исемен, кай якта туганын хәтерләмиләр. Ә үзләре ишетеп, күреп белгәнчә матур итеп, Әхмәтов абый дип искә алалар.
Бу сүздә аңа булган хөрмәт тә, олылау да, рәхмәт тә чагыла. Әхмәтов абый турында сөйләгәндә бер нәрсәгә игътибар итәсең, кем белән генә сөйләшмә - бөтенесе аның турында яхшы фикердә. Әгәр арада бер-ике кеше аны кырыс иде дип әйтә икән, бу бары берничә кеше фикере. Аннан җитәкче кешегә кырыс булу кирәктер дә, бигрәк тә ил өстенә дошман явы килгән чорда. Бер уйлаганда йомшак табигатьле җитәкче кеше авыр сугыш елларында колхозны таратмыйча, кешеләрне ачтан үтермичә, оештырып җитәкли алыр иде микән. Ул каян килгән, Татар Макылыннан соң кая киткән? Фикерләр чолгана, эзлэре югала. Куралда спирт заводында, Осланда колхоз председателе, кечкенә кызы Илсөяр Осланда укый, спорт ярышларында актив катнаша, осланнар аны Эля Ахметова дип хәтерлиләр.
... Башта, аны МТСның партия секретаре Бигишев абый белән Себер ягыннан килгән дигән фикер өстенлек алды. Аннан соң бу белемле, 1917 нче елдан партия әгъзасы, Беренче Бөек Ватан сугышында катнашкан, гаять талантлы җитәкчене Казаннан җибәрелгән дигән фикер дөрес саналды. Аңа кадәр Татар Макылында оешкан “Алга” колзозында Хисамов Фәсхетдин абый председатель була, ул сугышка киткәч нәкъ менә Ахмәтов абый килә дилэр. Аның хатыны Хөсниҗамал апа да халык күңелендә ярдәмчел, кешелекле, күп бала анасы булып хәтердә кала. Балаларны да хәтерлиләр. Асия апа җиткән кыз, сугыш башлангач ул сугышка китә. Иза, Аза, Сания, Вил (төгәл исеме Вильгельм), Нил, Лена, Илсөяр. Илсөяр Татар Макылында туа.
Менә шушы Илсөяр белән очрашу Ахмәтов абый турында аз-азлап җыйган материалыма күп кенә төзәтүләр кертте дә инде. Мин туплаган материал да бик бай эчтәлекле, чөнки күп еллар китапханәдә эшләү дәверендә күп кенә авылдашлар белән сөйләшү нәтиҗәсендә җыелган иде. Кайбер җирләрен өлкән буын вәкилләре төзәткәләгән дә иде инде. Бигрәк тә Маннапов Мәсхүт абый өлкәннәрдән ишеткәнен яхшы хәтерли иде, Сиразиева Гөлкәбирә апа, Гобәйдуллин Кашаф абый, Насыбуллин Минәхмәт абыйлар бик хөрмәт белән аерым очракларны искә алдылар. Әйе, бик күп дөнья күргән, күпне белгән бу кешедә масаю, үзен башкалардан өстен кую кебек сыйфатлар бөтенләй булмаган. Була калса, ул кемгә дә булса үзенең Петроградта Путилов заводының литей-арматур цехында эшләвен, 1917 нче елның 12 нче июненнән большевиклар партиясе әгъзасы - коммунист икәнен сөйләми калмас иде. Кем дә булса, аның турында ишетеп белер иде. Бәлки, моңа игътибар итүнең кирәге дә булмагандыр.
Әхмәтов Шаги Әхмәтович 1886 нчы елның 13 февралендә Пермь өлкәсенең Чусовой шәһәрендә дөньяга килә. 11 яшеннән металлург заводында слесарь ярдәмчесе булып эшли башлый. Ә 1911 нче елдан Петроград шәһәрендә яши башлый, Путилов заводында, хәзерге Киров заводының литей цехында машинист булып эшли. 1914 нче елда хәрәкәттәге армиягә алына, сержант чинында үзгә бер аерым бригада да хезмәт итә. Ул хезмәт иткән бригада бер урында озак тормаганга, “оча торган бригада” дигән исем белән иң кыен, ярдәм бик кирәк очракта, тиз арада килеп җитә торган аерым махсус бер отряд булган. Һәрчак алгы сызыкта булу сәбәпле, биредә озак сугышырга туры килми, ул җәрәхәтләнеп, тылга госпитальгә озатыла. Аннан үзе эшләгән Путилов заводына кайта.
Аның бай эчтәлекле тормыш битләрен барлаганда иң истә калган хәтирәләрдән - 1917 нче елның 12 нче июнендә большевиклар партиясенә керүе. Аннан Кышкы сарайда Владимир Ильич Ленин белән очрашу аерым бер тормыш мизгелләрен баета. Ул шушы Кышкы сарайга һөҗүм итүдә катнаша. Гражданнар сугышы вакытында партия Шаги Әхмәтовны Казанга юллама белән җибәрә, аннан ул җиденче партизаннар отряды составында Вязовойга килеп урнаша.
1921 нче елдан Татарстанның төрле почмакларында җаваплы урыннарда эшли. Колхоз һәм совхозлар оештыруда актив катнаша, берничә спирт заводында директор вазифасын башкара, шул исәптән Куралово спирт заводында да эшли. Хөкүмәт аның хезмәтен олы бәяләп, орден-медальләр белән бүләкли.
1945 нче елда Татар Макылы авыл җирлегендә оешкан “Алга “ колхозы председателе булып эшләгән чорда башкарган эшләре өчен “Хезмәт Кызыл байрагы” орденына лаек була һәм “1941-1945 нче сугыш елларында фидакарь хезмәт “ медале белән бүләкләнә. 1954 нче елда аңа илебез алдында күрсәткән хезмәтләре өчен союз масштабында персональ пенсия билгеләнә.
Гомер буе аның янәшәсендә җәмәгате Хөсниҗамал апа була. Алар бергәләп 11 бала үстерәләр. 1942 нче елда уллары Вильгельм сугышка китә, 1943 нче елны Ленинград фронтында хәбәрсез югала. Ә Асия сугыштан исән-имин кайта...
Үткән 2018 нче елны авыл тарихының билгесез битләрен барлаган көннәрнең берсендә, Илсөяр Шагиевнаны язмыш Вил абый турында берәр хәбәр табып булмасмы дип Курал җирлегенә китерә. Аннан аны Татар Макылы китапханәсенә озаталар. Бу гади, Татар Макылында 1945 нче елны дөньяга аваз салган Илсөяр апа миңа беренче күрүемдә ук ошады. Икебездә, бер-беребезне күрергә сусаган тугандай шатланып очраштык. Ул мине каядыр күргән танышына ошатты, мин дә аны каядыр күргәнем бар төсле тойдым. Сүзебез тиз ялганып китте, мине Вил абый язмышы түгел, ә Шаги Әхмәтович язмышы кызыксындыра иде. Турыдан туры шул турыда сүз башладым, Илсөяр апаның болайда сөйкемле йөзе ачылып, тагы да матураеп китте. “Ул минем әтием, сез аны шулай олылап сөйлисез”,- диде дә күзләрендәге шатлык яшьләрен сөртте. Мин үземнең сорауларыма җавап табылуга, ә ул, үткән гасыр уртасында булган, инде онытыла язган вакыйгалар арасында, авылдашлар күңелендә якты хәтирәләр калдырган әтисен хөрмәт белән искә алуларына шатланды. Бу очрашу икебез өчен дә бик кирәк иде. Мин кабат фикерләремне туплап , исеме инде онытылган Әхметов абый турында истәлекләр яздым. Бүген сезнең игътибарга бер өлешен тәкъдим итәм.
Шагиәхмәт абый Куралда, Югары Осланда эшләгән җитәкче буларак бәлки аны хәтерләүчеләр, күреп белүчеләр бардыр. Чөнки Илсөяр апа белән Гөлкәбирә апага кереп сөйләшкәч, тормыш нинди катлаулы һәм матур дигән нәтиҗә ясадык.
-Бу хәлләргә инде 78 ел узган, - диде минем кунагым. Ә Гөлкәбирә апа шул ук хәлләрне нәкъ кичәгедәй сөйләде.
Бабаларның исемнәрен мәңгеләштерик
Макыл авылы мәдәният хезмәткәрләре Россиянең хәрби көчләре башлангычында оештырылган акциядә катнашты. Бу акция сугыш кырларында катнашкан авылдашларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, аларның фото сүрәтләрен җыю һәм һәр сугышчы турында мәгълүмат туплауны күзаллый.
Күргәнебезчә, сугыш беткәнгә күп вакыт үтте. Яралар сыкрап торса да, ул чорда фото сүрәткә төшү бүгенге көн күзлегеннән караганда популяр эш булмаган. Шуңа, авылдашлар, бу эштэ сезнең ярдәмнән башка мәгълүматлар җыю мөмкин түгел. Үзегезнең әти һәм бабаларыгызның фото сүрәтләрен, орден медальләренең барлыгын дәлилләгән документлар белән җирле авыл советына, яки китапханә һәм клуб хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүегез сорала. Без сугыш дәһшәтенең нинди газаплар китергәнен ишетеп белгән буын, илдә тыныч тормыш булсын өчен башларын салган авылдашларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен күмәкләшеп эшлик әле. Бездән соң килгән буын, бабаларының данлы юлын укып белсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев