Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Печище авыл мәдәният йортында «Әкиятләр иленә сәяхәт» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Әкиятләр - халык авыз иҗатының иң борынгы жанры.
Балалар өчен «Яраткан әкиятләр әйлән-бәйләне», «Әкиятне тап» дигән уен-викторина үткәрелде. Укылган беренче җөмлә буенча катнашучылар рус халык әкиятләренең исемнәрен атадылар, әкият геройларын искә алдылар. Алар иллюстрацияле әкиятләрне рәхәтләнеп карадылар, әкиятләрнең исемнәрен иллюстрация буенча аңладылар.
Г.Тукайның туган җиргә мәхәббәт, хезмәткә хөрмәт, намуслылык чагылдырылган һәм аларда һәрвакыт яхшылык һәм гаделлек җиңеп чыга торган әкиятләрен искә төшерделәр. Кызлар «Әкият героен әйт» викторинасы, Шүрәле һәм Су анасы турындагы сорауларга җавап бирделәр. Чара әкиятләр буенча мавыктыргыч сәяхәт рәвешендә узды.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев