Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Бабаларның данлы юлын укып белсеннәр

Макыл авылы мәдәният хезмәткәрләре Россиянең хәрби көчләре башлангычында оештырылган акциядә катнаша.

 

 Бу акция  сугыш кырларында катнашкан авылдашларның  исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, аларның фото сүрәтләрен җыю һәм һәр сугышчы турында мәгълүмат туплауны күзаллый.

Күргәнебезчә, сугыш беткәнгә күп вакыт үтте. Яралар  сыкрап торса да, ул чорда фото сүрәткә төшү бүгенге көн күзлегеннән караганда популяр эш булмаган. Шуңа, авылдашлар, бу эштэ сезнең ярдәмнән башка мәгълүматлар җыю мөмкин түгел. Үзегезнең әти һәм бабаларыгызның фото сүрәтләрен, орден медальләренең барлыгын дәлилләгән документлар белән җирле авыл советына, яки китапханә һәм клуб хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүегез сорала. Без сугыш дәһшәтенең нинди газаплар китергәнен ишетеп белгән буын, илдә тыныч тормыш булсын өчен башларын салган авылдашларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен күмәкләшеп эшлик әле. Бездән  соң килгән буын, бабаларының данлы юлын укып белсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волжская новь акция Верхний Услон Ветераны ВОВ

2
X