Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Авылымның йөзе – аның күркәм кешеләрендә

Мәүлет Корбангали улы хатыны Гөлназ белән үз үрнәкләрендә 3 бала тәрбияләп үстерделәр.

Безнең тормыш авырлыклар алдында бөгелеп төшмәгән, гомере буе күркәм эшләр генә эшләгән кешеләре  белән матур. Андыйлар күзгә бик бәрелеп тә тормый, ә үзләре сызган туры юлдан ышанычлы адымнар белән киләчәккә атлый. Вахит авылында яшәүче, инде күптәннән танылып өлгергән хөрмәтле кешеләрнең берсе – Мәүлет Корбангали  улы Фәттәхов нәкъ шундыйлардан.

Ул 1958 нче елның 28 нче сентябрендә Тәтеш районы Кече Тархан авылында дөньяга килә. Башлангыч мәктәптә белемне үз авылында ала. Урта мәктәпне Олы Тархан авылында тәмамлый. Мәктәптә укыган вакытларында ук биология, химия фәннәре белән  аеруча  кызыксына. Бу фәннәр күп сорауларга җавап табарга ярдәм иткән һәм агроном булырга этәргеч тә ясаган.

14 яшьлек егет киң басу кырларга язын иң беренче булып ямь-яшел уҗымнарның шытып чыгуыннан, аларның көз айларында сап-сары булып талгын җилдә дулкынлануыннан күзләрен ала алмый тора.  Чөнки ул җирнең кадерен, хезмәтнең тәмен белә торган, уңган-булган, тату гаиләдә туып үскән, тормышын авылдан башка күз алдына да китермәгән тырыш егет була. Шул яшеннән  Мәүлет җир эшенә керешә -  икмәк үстерә.

1976 нчы елда Казанның авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, ә үзенең хезмәт юлын Югары Ослан районы Октябрьский поселыгында ,“23 нче партсъезд” исемендәге совхозда агроном булып башлый. Җитәкчеләр  егетнең тырышлыгын, эшен җиренә җиткереп башкаруын, “бүгенге эшне иртәгә калдырырга ярамый” дигән принцип белән эшләвен бик тиз күрәләр.  Җәяүләп басуларны әйләнергә, тикшерергә,  игеннәр үсүен  күзәтергә  ярата  яшь  белгеч. Ярты елдан соң ул армия сафларына алына. 1981-1983 нче елларда Амур өлкәсендә хезмәт итеп кайткач, тагын шул ук совхозга азык җитештерү буенча директор

урынбасары  итеп чакырал - “Октябрьский” һәм “Ташёвский” совхозлары барлыкка

килә. Менә шул  елны Мәүлетне “Ташевский” күмәк хуҗалыгына рәис итеп билгелиләр.   Ул  әлеге  хезмәтендә  дә сынатмый, үзенең эшен  яратып башкара, алдынгы урыннарны яулый. Шул еллар эчендә Мәүлет Корбангали улы Татарстан республикасының авыл хуҗалыгын, терлекчелек, игенчелек өлкәсен үстерүгә зур уңышларга өлеш керткәне өчен, бик күп мактау кәгазьләре,  рәхмәт хатларына лаек була.  Яңа совхоз  ул елларда  иң алдынгылардан булып санала. Авылга яшь гаиләләр килә. Алар өчен Мәүлет Корбангали улы яңа фатирлар салдыра башлый. Вахит авылы үсә, балалар туа, мәктәп ачыла. Билгеле, мәктәпкә яшь, чибәр укытучылар килә. Егет югалып калмый,шулар арасыннан акыллы, чибәр, күрше Ватан авылыннан килеп татар теле һәм әдәбияты укытып йөрүче кыз Гөлназны сайлый. Озакка сузмыйча матур гына гайлә корып җибәрәләр.

Җитәкче буларак, ул авылны, җир хезмәте кешеләренең тормышын яхшы белә, авылда барган социаль үзгәрешләрне  һәм  әледән-әле  туып торган  проблемаларны  нечкә сиземли. Аның җитәкчелегендә  эшләүчеләр  бүген дә  әйбәт җитәкче, акыллы, тәртипле, сүзендә торучы,тәрбияле, ярдәмчел кешелекле кеше икәнлеген еш искә төшерәләр.

1991-2003 нче елларда аны “Луч Октября” совхозына идарәче итеп чакыралар. Яңа җитәкче бөтен көчен игенчелеккә, терлекчелеккә бирә. Җирләрне эшкәртүдә  яңа технологияләр  куллана,  кырларга перспективалы сортлы орлык чәчелә. Лаеклы ялга чыкканчы, соңгы 15 елын Мәүлет Корбангали улы районның газ хезмәтенә багышлый. Монда да, алны-ялны онытып, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, тырышып хезмәт итәргә туры килә аңа. Шул еллар эчендә ул яшьләр өчен яхшы үрнәк булды. Кешеләргә генә түгел, үзенә дә таләпчән. Иң кыен хәлләрдән дә чыгу юлын тапты, кешеләрне дә шуңа өйрәтте.  Беркайчан да үзенең хезмәттәшләренең  проблемаларыннан читтә калмыйча,  көченнән  килгән  кадәр  ярдәм итәргә  тырышты.

Мәүлет Корбангали улы хатыны Гөлназ белән үз үрнәкләрендә 3 бала

тәрбияләп үстерделәр. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”- дигән

халык мәкале дә бар. Балалары да үзләре кебек уңган, булган.

Сания Сәлимуллина, Вахит авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь Люди села Юбиляры